ЧҮПРӘЛЕ : 2013 ел нәтиҗәләре, 2014 елга планнар
Терлекчелек фермалары төзелеше
2013 елда барлыгы 13 терлекчелек фермасы төзелде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 21 миллион 362 мең сум акча-субсидия күчерелде. Бүгенге көндә өч терлекчелек фермасына илтүче юл төзү эше дә төгәлләнде. Татар Бизнәсе авылында А.Хәлиловның, Яңа Элмәле авылында А. Амосовның, Иске Элмәле авылында В.Лысовның крестьян-фермерлык хуҗалыклары булдырып, гаилә фермалары...