Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста су” программасы нигезендә Чүпрәледә 5839 метр озынлыкта су үткәрелгән

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан "2009-2015 елларда Татарстан Республикасының коммуналь комплексындагы суүткәргеч-канализация хуҗалыкларын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы гамәлгә кертелде.

Исегезгә төшерәбез, үткән ел шушы программа буенча районга бирелгән 10 миллион сум акчаның бер өлеше Кече Чынлы авылындагы эшләр өчен каралса, калган өлеше район үзәгендәге "Дачный" поселогында суүткәргеч төзү өчен тотылган иде. Әлеге максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча быел да шактый гына эшләр башкарылды. Кече Чынлы авылының К.Маркс, Крупская һәм Калинин исемендәге урамнарында 3, 659 һәм Иске Чүпрәле авылының Дементьев урамында 2,180 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар салынды. Җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле -Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте көче белән 6704,896 мең сумлык эш башкарылды. Алдагы елда да суүткәрү эшләре Иске Чүпрәле, Кече Чынлы һәм Хорновар-Шигали авылларында дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чиста су” программасы