Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бердәм Россия“ партиясе Чүпрәле җирле бүлегенең ХIX конференциясе узды

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәле җирле бүлегенең ХIX конференциясе булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы канун һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, партиянең Татарстан Республикасы региональ бүлеге политик советы әгъзасы Дмитрий Второв, җирле бүлекчәләрдән делегатлар, оешма, учреждение хезмәткәрләре катнашты. Конференция...

Конференциядә доклад белән партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады. Ул бүгенге көннәрдә районда партия җитәкчелегендә башкарыла торган эшләргә һәм үткән сайлаулардагы партиянең роленә тукталды.

Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Дмитрий Второв үз чыгышларында татарстан Дәүләт Советына сентябрь аенда узган сайлауларның Чүпрәледә оешкан төстә үтүе һәм сайлаучыларның күпчелегенең "Бердәм Россия" партиясенә ышаныч бирүе өчен рәхмәт белдерде.

Реклама

51 процент тавыш җыйган булсам да, Дәүләт Советына депутатлыкка үтә ала идем. Ә Чүпрәле сайлаучыларының барысының да диярлек минем кандидатурам өчен тавыш бирүләре-бу миңа, депутат буларак, икеләтә җаваплылык өсти,- диде Ринат Гайзатуллин. Һәм якындагы елларга эш планлары белән уртаклашты.

Конференциядә катнашучылар җирле бүлекнең сәяси советына яңа әгъза итеп Илһам Бикчуровны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия“ партиясе

2
X