Чүпрәле укучылары рус теле буенча Халыкара олимпиадада катнашты
3-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле буенча Халыкара олимпиада булып үтте. Ул 2014 елдан башлап, А.С.Пушкинның туган көненә туры китереп үткәрелә. Быел олимпиадада Россиянең 21 төбәгеннән, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән балалар катнашты һәм анда 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары көч сынашты.