Чүпрәле техникумы театр коллективы Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде
Шушы көннәрдә Чүпрәле күп тармаклы технологияләр техникумының (директоры Рамиль Әхмәтов) "Тормыш мизгелләре" театр коллективы Буа шәһәрендә узган "Идел - йорт" XVII төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнаштылар һәм Данил Салиховның "Капчыктагы Мәгъфия" комедиясен тәкъдим иттеләр.