“Бердәм Россия” партиясе кубогы өчен чүпрәлеләр волейболда ярышты
Спортчылар парады "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүюлекчәсе секретаре, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриковның тәбрикләве һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Гимнары белән башланып китте. Александр Валерьевич ярышка килгән командаларны (алар унау иде) һәм җанатарларны Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлады, спортчыларның матур уен күрсәтеп җиңү яулауларын теләде.