Дементьевлылар арпа чәчә
Дементьев исемендәге агрофирма игенчеләре районда беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүгә кереште. Бүген басуда сигез агрегат эшли, аларның дүртесе дым каплата, икесе культивация ясый һәм икесе иртә культуралар орлыгын җир куенына сала.