Чүпрәле хоккейчылары Ильмир Хәйбулловны искә алдылар
Район үзәгендәге боз мәйданында алкалы хоккей буенча чираттагы традицион турнир узды. Ул 1991 елда, яшь хоккейчылар командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионы булган, районның җыелма командасы составында уйнаган һәм бик яшьли арабыздан вакытсыз бакый дөньяга күчкән Ильмир Хәйбулловны искә алуга багышланды.