Яңа Уби авылында гомер кичерүче Егор Ярухинны юбилее белән котларга кунаклар килде
Катлаулы олы тормыш юлы узган, яшүсмер чакта ук сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Егор Пантелеймонович элекке заман авырлыкларын да, бүгенгесен дә чагыштырып озак- озак тәфсилләп сөйләргә ярата.
Ул еллардагы тыл батырлары һәм көчләре дә җитмәслек хезмәт башкарган яшүсмерләр язмышы турында күп мәгълүматлар билгеле.