Районга яшь белгечләр кирәк
Чүпрәле тармак технологиясе техникумында авыл яшьләре тормышына, гомуммән районның киләчәк үсешенә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләүгә багышланган чара үтте. Бирегә җыелган район яшьләре төрле тренингларда катнаштылар, социаль проектлар төзергә өйрәнделәр, иннвацион технология яшләр үзәге презентациясен карадылар.