Тамыр җепләрен барлаган бәйрәм
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган авылы турында: "Тау башына салынгандыр безнең авыл..", дип дан җырласа, Каракитә авылында туып-үскән татар әдәбияты классигы, шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең дә үз туган авылына багышлап язган бик матур юллары бар: "Минем туган авылымны Каракитә, диләр. Ул зур авыл, һәр йорты төзек, матур, чибәр..."