Туган Як
  • Рус Тат
  • Дини китаплар һәм Коръән

    Коръән Аллаһы тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша кешеләргә иңдерелгән дүрт изге Китапның соңгысы. Коръән атамасы гарәп телендә "уку", "яттан сөйләү" мәгънәсенә туры килә.

    Мөхәммәд пәйгамбәр (С.Г.В.) кырык яше тулгач, Мәккә шәһәре янындагы Һира тавындагы куышка барып, шунда уразалар тотарга хиресләнеп китә. Шул рәвешчә йоклап яткан мәлендә аның күкрәген кемдер кыса башлый, һәм "Укы!", - дип боера. Пәйгамбәребез (С.Г.В.) аңа "Мин укый белмим!"- дип җавап кайтаргач, әлеге зат аның күкрәген яңадан кыса башлый. Икенче тапкыр кысуга да тискәре җавап алган зат Мөхәммәд (С.Г.В.)нең күкрәген тагын да катырак кысуга карата, ул: "Нәрсәне укыйм соң?" - дип сорагач, пәйгамбәребезнең "Галәкъ" сүрәсенең баштагы биш аятен күзләре белән күреп, колаклары белән ишетеп, теле белән укыганлыгы ту- рында сөйләгәнлеге хакында риваятьләр бар. Аллаһының вәхиләрен (хәбәрләрен) Җәбраил фәрештә Мөхәммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) 23 ел дәвамында җиткереп тора.

    Коръәннең иңүен (назил булуын) 3 дәверга бүлеп карыйлар: Мәккәдә иңгән беренче чор сүрәләрне "шигъри сүрәләр" дип атыйлар. Бу чорда иңгән сүрәнең беренчесе "Галакъ"-"Куерык" булса, соңгысы "әл-Фатиха"-"Ачучы". Икенче чорда иңгән сүрәләрне "рахмәни" - "җир йөзендә яшәүче һәркемгә дә шәфәгатьче" буларак кабул итәләр. Бу чорда иңгән сүрәләр күп түгел, әмма, алары халык арасында иң еш укылулары белән аерылып торалар, мәсәлән: "әл-Камәр" -"Ай", "Йә Син", "әл-Мүлк"-Хөкемдарлык" һәм "әл-Каһәф"-"Мәгарә" сүрәләре хакында күпләрнең ишеткәне бар.

    Аллаһы тәгалә хозурыннан Җәбраил фәрештә аша өченче чорда иңгән вәхиләрне пәйгамбәрлек сүрәләре дип атыйлар. Бу дәвердә "әс-Сәҗдәти" -"Сәҗдә"-"Маңгайны сәҗдәгә кую" сүрәсе белән "әр-Рагъд"-"Күк күкрәү" сәҗдәләре Мәккәдә иңәләр.

    Мөхәммәд пәйгамбәрнең, (С.Г.В.)нең Мәдинәгә һиҗрәт итүеннән-күчүеннән соң иңгән сүрәнең беренчесе "әл-Бәкара"-"Сыер" сүрәсе. Бу сүрә Коръәни-кәримдә "әл-Фатиха"дан соң икенче булып килә. Үз эченә күп кенә шәргый мәсьәләләрне ала.

    Мөхәммәд (С.Г.В.) вакытында аятләр хөрмә агачлары яфрагына, яссы ташларга, тире кисәкләренә, дөянең калак сөякләре шикелле әйберләргә язылып алынган. Караны корымнан әзерләгәннәр. Пәйгамбәр (С.Г.В.) кайсы сүрәне кая язарга кирәклеген үзе аңлаткан. Язып алган аятләрне кәтиб (кулъязмачы) Мөхәммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) укып күрсәткән, хаталар килеп чыкса, шунда төзәткәннәр дә.

    Мәккәдә беренчеләрдән булып Коръәнне язып алучылардан Габдулла бине Сәгъд булган. Мәдинәдә моңа Гобәй бине Кәгъб лаек була. Әбү Бәкр, Гомәр бине әл-Хәттаб, Госман бине Гәффан, Гали бине Әбү Талиб, Зөбәер бине әл-Әүвәм, Хәнзәлә бине әр-Рабигъ, Шүрахбил бине Хәсәнә, Габдулла Бине Равәха һәм тагын күп кенә сахәбәләр Коръәнне пәйгамбәрдән беренче мәртәбә язып алучылардан булалар. Барлыгы кырыклап сахәбә Коръәнне пәйгамбәрнең (С.Г.В.) үз авызыннан язып алалар.

    Тарихчылар фикеренчә Госман хәлифә заманында, төгәллеге шиксез булган бер үк Коръәннән дүрт нөсхә эшләтәләр. Боларны "мүсхәф-имам" - "беренче мүсхәф" дип атап, берсен Мәдинәгә, ә башкаларын Күфә, Басра һәм Шамга (хәзерге Димәшкъ) озаталар. Коръәннең беренче нөсхәләрендә сузык авазларны белдерүче диакритик билгеләр булмый.

    Беренче этапта Коръән-гә сузык авазларны белдерүче билгеләрне куеп чыгалар. Басра шәһәре вәлие (губернаторы) Зиядә бине Сүмәйә (672 елда вафат) боерыгы белән бу эшне атаклы гарәп теле белгече Әбү әл-Әсвәд җитәкчелендәге утыз кәтиб (кулъязмачы) башкарып чыга. Сузык авазларның хәзергечә куелышы әл-Хәлил бине Әхмәд (791 елда вафат) заманында эшләнә. Ул шулай ук "һәмзә"- йомык тартык, "тәшдид" - тартыкның икеләштереп әйтелешен күрсәтә торган билгеләр дә өсти.

    Икенче этапта Гыйрак вәлие (губернаторы) әл-Хәҗҗәҗ бине Йусүфның (714 елда вафат) боерыгы белән диакритик нокталар куеп чыгалар. Моннан соң "бә", "тә", "сә" һәм "нүн" кебек бертөрле языла торган хәрефләрнең өс һәм асларына нокталар (гарәпчә игъҗәмнәр) куела. Озын һәм кыска сузыкларны күрсәтүче билгеләрне өстәп чыгалар. Бу эшне Нәсыйр бине Гасыйм (707 елда вафат) белән Йахйа бине Йагъмур (746 елда вафат) башкарып чыгалар. Шул вакытта ук Коръәнне 30 өлешкә -"җүз"гә бүлә торган билгеләр дә куялар. Әлеге бүленешне Коръәнне рамазан аенда тәравиха намазларын үтәгәндә укыганда җиңеләйтү өчен кертәләр. Коръәннең тексты сүрә һәм аятләргә бүленә.

    Аят-Коръәннең бер өлеше, бер яки берничә фразадан булырга мөмкин. Коръән аятенең иң озыны 2нче-"әл-Бәкара" сүрәсендәге 282-нчесе. Иң кыйммәтле аят булып шушы ук сүрәдәге 255нче-"Аяте л-Көрси" аяте санала.

    Сүрә Коръәннең башламы, ул үз эчендә аятләр төркемен берләштерә. "Сүрә" сүзе гарәп телендә "биек урын" (гарәпчә сүр-дивар яки стена һәм койманы) белдерә.Әлеге атаманың мондый рәвештә булуы Коръән башламнарының кирпеч кебек бер-берсенең өстендә ятуына ишарәли.

    Коръән тексты 114 сүрәдән гыйбәрәт, алар шартлы рәвештә Мәккә һәм Мәдинә чорында иңдерелгәннәргә бүленәләр. Сүрәләрнең Коръән эчендә урнашу тәртибен Мөхәммәд пәйгамбәр (С.Г.В.) хосусан үзе күрсәтеп калдыра. Ибне Габбас сүзләренә таянып сөйләүләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) нинди дә булса сүрә иңгәндә берәр кулъязмачыны чакырып алып: "менә бу сүрәне фәлән вакыйга әйтелгән урынга куй",-дип боера торган була. Һәм бу хакта пәйгамбәребезгә (С.ГВ.) Җәбраил (Г.С.) фәрештәнең Аллаһының әмерен җиткерүендә шикнең булуы мөмкин түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: