Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

"Минем әнием" бәйгесе

"Минем әнием" бәйгесенә язылган шигырьләр

Әни, әнкәй-бөек сүзләр,

Һәр кешегә бик кирәк.

Әнкәйсез яшәү мөмкинме?

Ул бит безгә зур терәк.

Минем әни кояшка тиң,

Җиһанга нур тарата.

Елмаеп, сирпеп караса,

Якты өмет уята.

Чәчләремнән сыйпап узса,

Йошмак куллары аның.

Онытыла борчу, моң-зар,

Саклыйк әниләр данын.

Әниләрнең күзләрендә

Күпме наз һәм күпме сер.

Әнием биргән киңәшләр

Минем өчен бердәнбер.

Кадерлик без әниләрне,

Йөртик йөрәк түрендә.

Әнием, балкыйсың, син,

Тормышымның күгендә.

Раиля Сатдинова, Шланга авылы урта

мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Мин яратам, әнием, бик яратам.

Зәңгәр чәчәк, гөлләрем сиңа…

Назлы, жылы, матур карашларың

Бүләк булып калсын гел миңа!

Күңелеңдә синең һәрчак кояш,

Алсу балкыш матур йөзеңдә.

Табигатьнең барлык гүзәллеген

Җыйгансың син, әнием, үзеңә.

Шушы җырны сиңа бүләк итәм.

Бәйрәм булсын синең һәр көнең.

Безнең күңел тынычлыгын саклый -

«Әнием»,-дигән матур исемең.

Дарина Фахретдинова, Иске Чүпрәле авылы.

Әни, сине мәктәп юлларыннан,

Кайтып җиткәнче үк сагынам.

Синең безгә биргән мәхәббәтең,

Кояш нурларыдай агыла.

Безгә-синең күңелең җылылыгы,

Безнең өчен кайнар хисләрең.

Син булганда гына һаман,

Матур була иртә-кичләрем.

Килер вакыт, без дә үсеп җитеп,

Еракларга чыгып.

Юлыбызны һәрчак яктыртырга,

Изгелегең үрнәк итәрбез!

Әлфис Гафуров, Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

Дөньяда иң якын кешем-

Ул бит минем әнием.

Тормышымны кояш кебек

Балкытучым ул минем.

Әниемнең җылы,йомшак кулы

Авырганда, сыйпап терелтә.

Дарулар да кирәк түгел миңа

Мәтрүшкәле чәен эчертсә.

Борчу төшсә башыбызга

Сыенабыз әнигә.

Бер нәрсәне дә кызганмый

Ул, без, газизләренә.

Авыр сүзләр әйтмик әниләргә,

Күз карасы кебек саклыйк без.

Сәламәтлек,озын гомер телик,

Кайгы-хәсрәтләргә салмыйк без.

Руслан Хисаметдинов,

Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

Карлар эреп язлар җитте,

Килде "Әни көне" дә.

Ап-ак кардай, ап-ак көннәр,

Телим әнием сиңа.

Якты яздай матур көннәр,

Телим сиңа һәр иртә.

Киләчәкнең,туар таңның назын,

Тоеп яшә, әни, бу җирдә.

Әнкәем, кадерлем, минем,

Авырма син, бул исән!

Яшә мәңге, үрнәк булып,

Әткәй белән янәшә.

Чулпан Сөләйманова, Каракитә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр