Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәледә яшәүче Сабитова Алсу Альберт кызының юбилее

03 августа 2019, 12:12

499

0

0

Иске Чүпрәледә яшәүче  Сабитова Алсу Альберт кызының  юбилее

Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә яшәүче кадерле кызыбыз, кадерле туганыбыз Сабитова Алсу Альберт кызының 5 августта гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез!

Ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле, гадел булуың белән күпләрнең ихтирамын яуладың.

Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – сау-сәламәт булып, шатлык-куанычларга уралып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән  тигезлектә, мәхәббәттә, балаларыгызга булышып, оныкларыгызны үстерешеп, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, исән-имин яшәргә насыйп булсын.

Йортыгыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын.

Кабул ит син, балам, бездән изге теләкләрне,

Гомерең матур узсын,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һәрчак аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Килер еллар озын гомер бүләк итсен,

Безнең өчен бик тә якын, кадерле син.

Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен.

Уңышларның яңаларын алып килсен.

Иң изге теләкләр белән: сине яратып әти-әниең, энең Алмаз гаиләсе, сеңелең Илсия гаиләсе һәм барлык туганнарыбыз.

 

Кадерле тормыш юлдашым!

Япь-яшь егет белән кыз гаилә корып, тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлый башлаганбыз әле кичә генә кебек. Бер-бер артлы туган улыбыз, кызыбызга шатланганыбыз да шул арада гына булган сыман. Беркайчан да йөзеңә борчу, усаллык чыгармыйча, балаларга үрнәк әни, бөтен бер гаиләбезнең  хуҗабикәсе булып, хөрмәтебезне, мәхәббәтебезне казандың. Сабырлыгың, мәрхәмәт тулы йөрәгең, акыллы киңәшләрең белән үрнәк син, сөеклем. Бүгенге көндә сиңа рәхмәт дибез. Рәхмәт тәрбияңә, хезмәтеңә, тугрылыгыңа. Киләчәктә дә безгә тормыш юлларын парлы булып үтүләр язсын. Без корган гаилә-нигез зурая барсын. Оныклар, балалар безне сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет юлдаш булып, тигез гомер итик.

Тормыш учагында бергә яшик,

Икәүләшеп татыйк бәхетне.

Иңне-иңгә куеп бергә атлыйк,

Бергә күрик дөнья рәхәтен.

Елмаюың язлар алып килә,

Кочагыңда эрим сөюдән.

Бәхет диңгезендә бергә  булыйк,

Курыкмыйча күзләр тиюдән.

Сөекле, газиз, әниебез!  

Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше. Киләчәктә дә өебез нурлы, ризыклы булсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, авырмыйча, бәхеттә-шатлыкта, без, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә терәк булып, озак еллар гомер итәргә язсын.

Изге теләкләр белән: сине яратып тормыш иптәшең Илгиз, балаларыбыз Илфат-Юлия, Гөлназ-Рөстәм, оныкларыбыз Ильяс, Мәрьям.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев