Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ел бергә гомер итү- зур бәхет...

01 мая 2021, 07:11

1158

0

0

55 ел бергә гомер итү- зур бәхет...

Зөбәрҗәт туй – бигрәк тә сирәк очрый торган туй.  Чөнки бик сирәк парлар гына бер – берсе белән 55 ел буе бергә яши ала.

Кече Чынлы авылында  яшәүче Камил һәм Мәркизә Рахимовлар гаиләсе мондый бәхеткә ия бүген.

Әти белән әниебез 1966 елның 1 маенда, әтинең туган көнендә,  икәү бергә тормыш корып җибәргәннәр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып биш  кыз бала дөньяга килгән. Бишебезгә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Бишебез дә үз тормышларыбызны корып, балалар тәрбиялибез.

Әтиебез белән әниебез икесе дә Кече Чынлы авылында туып-үсәләр, бер сыйныфта белем алалар. Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар - әтисез үскән, сугыш чоры балалары, балачаклары сугыштан соңгы елларга туры килеп, бик күпләрнеке кебек авыр була. Ләкин алар сынатмыйлар. Мәктәпне тәмамлаганнан сон, махсус урта белем алып, икесе дә авылыбызда җиң сызганып эшкә тотыналар. Әтиебез авыл мәдәният йортында  киномеханик булып эшли башлый. “Россиянең Мактаулы кинематографисты” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Әниебез  райондагы иң зур саналган “Цильна” күмәк хуҗалыгында 41 ел бухгалтер булып  хезмәт куйды.

Бүген әти белән әни лаеклы ялда. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.

 Без, барлык балалары, оныклары, аларны шушы зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, безне гел шулай шатландырып яшәүләрен теләп калабыз.

Кадерле әтиебез һәм әниебез!

Илле биш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Чулпан-Рәшит, Ләйсән, Ландыш-Гриша, Гөлчәчәк-Альберт, Энҗе-Динар; оныкларыгыз Эльвина, Булат, Айназ, Гөлназ, Кәмилә, Айдар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев