Яңа Кәкерле авылында яшәүче Асадуллин Шамил Фатыйх улының олы юбилее
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле әтиебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме-алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Изге теләкләр белән: балаларың Илгиз-Нурзилә, Илгизә. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев