Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Нуруллин Зөфәр Сәмигулла улының юбилее

19 июля 2017, 10:48

901

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Нуруллин Зөфәр Сәмигулла улының юбилее

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез.

Әтиебез-безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Дамир-Рузания, Миләүшә-Айдар, Алмаз, Ильвир, Рубин, Самира. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев