Яшәгәндә яшьнә яшендәй: Равил Бикчуровка 60 яшь
Тормышта һәр кешенең үзенә генә хас үзенчәлеге була. Бу сыйфатлар кайберәүләрне данга күмә, янәшәдәгеләр арасында ихтирамлы итә, тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра.
Алар бар тырышлыкларын, осталыкларын, яшәү дәртен яраткан хезмәтләре белән бәйли, сайлаган һөнәрләренә тугры кала. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янында тою да андыйларга алга таба ныклы адымнар белән атларга ярдәм итә. Гүзәл табигатьле, уңган халкы белән дан тоткан Зур Чынлы авылында туып, шунда бөтен барлыгын, тырышлыгын куеп хезмәт итүче, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шушы көннәрдә генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Равил Бикчуров та шундый шәхесләрнең берсе.
Табигатькә янә кыш килде. Һәр ел фасылын үз итәргә күнеккән Равил өчен кышның монысы аеруча кадерле. Гомер йомгагын сүтеп карасаң, моннан нәкъ 60 ел элек январь аеның зәмһәрир салкын бер көнендә, Рауза апа белән Ади абый Бикчуровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган иде ул. Күп балалы гаиләдә әрсез, әти-әнисе кушкан йорттагы теләсә нинди эшне җиренә җиткереп үтәве белән дә Равил беркадәр аерылып тора. Мәктәптә дә яхшы укый. Укытучылары аны һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куялар. Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлау белән үк туган авылындагы “Ирек” колхозына эшкә килде. Җитәкчеләр нинди эш кушсалар да тартынып тормады. Колхоз идарәсе җитәкчесе Алимҗан Әмирханов шул вакытта ук инде егетнең булдыклылыгын күреп: “Киләчәктә авылыбыз өчен бик кирәкле кеше булырга ошаган”, - дигән һәм ялгышмаган.
1984 елда Казан ветеринария институтының “зооинженерия” факультетын уңышлы гына тәмамлаган яшь белгеч туган авылына эшкә кайта. Аны шунда ук колхозның баш зоотехнигы вазыйфасына билгеләп куялар. Ул елларда “Ирек” колхозы районда иң күп мал асраучы хуҗалыкларның берсе иде. 200 баштан артык савым сыер, бер мең чамасы симертүгә куелган мөгезле эре терлек, шуның хәтле үк сарыклар һәм дуңгызлар комплексы бар иде. Туган авылында биш ел эшләгәннән соң ул районның иң эре хуҗалыгы – “Цильна” колхозы рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Равил Бикчуров монда да сынатмый. Ә 1994 елда отчет-сайлау җыелышында “Ирек” колхозы җитәкчесе вазыйфасына аның кандидатурасын күрсәтәләр. Авыл мәдәният йортында үткән җыелышта колхозчыларның бердәм тавышы белән аны идарә рәисе итеп сайлап та куялар. Беренче көннән үк ул кырчылыкта һәм терлекчелектә эшләүче белгечләрнең һәм урта звено кадрларының тапшырылган эш участогында җаваплылыкларын күтәрү буенча катгый таләпләр куя, хезмәт дисциплинасының үтәлүен контрольгә ала. “Безгә начар эшләү килешми. Колхозыбызда эшләп СССРның Социалистик Хезмәт Герое исемен алган Усман Алиев, колхоз рәисе булып эшләгән елларында Татарстанның Дәүләт Советына депутат булып сайланган Алимҗан Әмирханов безнең өчен һәрчак якты маяк булды”,- ди Равил Адиевич. Хуҗалык тармакларының тотрыклы эшләве нәтиҗәсендә колхозның финанс-икътисадый торышы яхшыра, механизаторларның һәм терлекчеләрнең хезмәт хакларын арттыру өчен мөмкинлекләр ачыла. Кешеләргә булган мөнәсәбәте, хезмәтенә бирелгәнлеге, тыйнаклыгы, гадилеге һәм гаделлеге белән авыл халкы алдында абруй казана. Җитәкче берничә мәртәбә халык депутатларының район Советына депутат булып сайлана, бүгенге көндә дә ул әлеге җаваплы вазыйфаны ихлас күңелдән үти.
2003-2013 елларда аңа Ульяновск өлкәсенең Цильна районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Союз” җәмгыятен дә җитәкләргә туры килә. Берүк вакытта ул Зур Чынлыда крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра.
–Өч мең гектар сөрү җиребез бар. Төрле культуралар чәчәбез. Әлбәттә, яңа сортларга күбрәк өстенлек бирәбез. Агымдагы елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 25,5 центнердан артык ашлык җыеп алдык. Аларның тулаем җыемы 38 мең 110 центнер булды. 300 гектарда үстерелгән шикәр чөгендереннән дә 420 шәр центнердан артык чимал чыкты. Көнбагыш 400 гектар мәйданны биләде, аның да уңышы 25,5 центнерга тигез. Сату бәяләре төшүгә дә карамастан, хуҗалыгыбыз рентабельле эшләде,- ди Равиль Бикчуров КФХның бүгенгесе турында сөйләгәндә.
Гомумән, әлеге коллективның һәр эш участогында үсеш күзәтелә. Хуҗалык эшчеләренең дә уртача хезмәт хаклары узган елларга караганда арткан һәм быел ул 20 мең сумны тәшкил итә. “Полесье” маркалы ашлык суктыру комбайннарында эшләүче Фәрит Басыйров белән Илгизәр Бохариев урып-җыю чорында көн саен 5400 сум акча эшләгән. Шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы хезмәткәрләрне дә онытмыйлар монда. Кирәк кадәр салам-печәнен, фуражын бирәләр. Иң мөһиме, эштә үзеңне күрсәт! Шул ук вакытта 500дән артык пайчылары белән дә исәп-хисапны ясап баралар. Халык ышанычын аклагач үз җирләрен фермер хуҗалыгына тапшыручылар саны да арта. Равил Адиевич районда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясен дә җитәкли. Әлеге Ассоциациянең Россия съездында да булып кайтты, крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын борчыган бүгенге проблемаларга багышлап үткәрелгән “Татарстан – Яңа гасыр” каналы тапшыруында катнашып, үз фикерләрен әйтте.
Равил Бикчуровның фидакарь хезмәте Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Ульяновск өлкәсенең Авыл, урман хуҗалыгы һәм табигый байлыклар министрлыкларының Мактау Грамоталары, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. 2014, 2015 һәм 2016 елларда Татарстан Республикасы күләмендә уздырылган “Иганәчелек елы” конкурсында җиңү яулады. Хәйриячелек һәм иганәчелек кебек игелекле эшләрдә дә крестьян-фермер хуҗалыгы актив катнаша. Туган авылын төзекләндерү, аның урамнарына таштан юллар салу, зиратлар территориясен тотып алу, яшелләндерү максатыннан ике меңнән артык ылыслы куаклар утырту, язгы ташу һәм көчле яңгырлар вакытында су басуны булдырмау өчен саклану корылмалары төзү һәм башка бик күп чаралар турыдан-туры Равил Бикчуров көче белән оештырыла. Район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчете һәм Алешкин-Саплык авылында часовня төзүгә дә матди ярдәм күрсәткәннәр. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләренә торак йортлар салуда, район үзәк хастаханәсенә кыйммәтле жиһазлар алуда һәм “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерына жиһазлар кайтару, спорт ярышларына иганәчелек итү, Сабан туе, авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты, Җиңү бәйрәмнәре кебек чаралар – барысына да өлеш керткән җитәкче. Алай гына да түгел, Зур Чынлы урта мәктәбе балаларының мәктәп ашханәсендә түләүсез туклануын да оештырган ул. Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан 2015 елда – 3 миллион 151 мең сумлык, 2016 елда – 512 мең 770 сумлык һәм 2017 елда 1 миллион 378 мең 636 сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән.
Юбиляр гаиләдә дә бик күркәм кеше. Хатыны Фәһимә ханым да ире турында горурланып сөйли: “Безнең гаилә бик тату, ике улыбыз югары уку йортларын тәмамлап, юридик белем алдылар. Олы улыбыз Риф Башкортстан прокуратурасында эшли, кечесе Ильвир Татарстанда – эчке эшләр хезмәтендә”.-ди. Алай гына да түгел, бик иртә тол калып, дүрт баласын берүзе тәрбияләп үстергән, аякка бастырган әниләре Раузаның да урыны түрдә бу гаиләдә.
Равил Адиевичның тагын бер күркәм ягы бар – ул матур иттереп баянда уйный, татар халык җырларын һәркемнең йөрәгенә барып җитәрлек бер моң белән башкара. “Гармунда уйнау безнең нәселдән килгән. Бабай да, әти дә яхшы гармунчылар иде”, - ди Равил әлеге хоббие хакында. Юбилярның “Гомер үтә аккан сулар кебек”, дип җырлавын дәвам иттереп: «Үтсә - үтсен гомер, шатлык-сөенечләре, уңышлары алда булсын!» диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев