Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яшәешем, хезмәтем белән бәхетлемен

Әгәр кеше эшен ярата, башкаларның тормышын яхшырту өчен игелек кыла икән, аны алтын йөрәкле диләр. Яңа Чокалы авылыннан өч дистә елдан артык гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган, меңләгән бала күңеленә изгелек орлыгы, җуелмас эз салган Зөбәрҗәт Вәлиҗановна Юнусова да шундыйлардан.

Һәркем белән уртак тел табучы, олысына-кечесенә киңәшен бирүче, авылның киләчәгенә, яшьләр тормышына битараф булмаучы кеше итеп белә аны авылдашлары.

Әлеге сыйфатларга ия булуы да тикмәгә түгел. Зөбәрҗәт ханым үзе дә укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1973 елда Зур Аксу урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институна юл тота. Туган туфрак, ата-ана нигезенә тугрылык саклап, яшь белгеч буларак, Иске Чокалы авылына әйләнеп кайта. Мәктәп дөньясына булган беренче адымнары, хезмәт күнекмәләре дә шунда уза. Аннан ул Яңа Чокалы авылына укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак күчерелә.

Адәм баласын язмыш йөртә, диләр. Әлеге сүзләрдә хаклык бар. Биредә Зөбәрҗәт ханымны тормышында зур үзгәрешләр көтә. Булачак тормыш иптәше Мәсүм белән алар гаилә корып җибәрәләр, ике кыз балага гомер бирәләр.

-Һәрбер баланы үзеңнекедәй яратырга өйрәнергә кирәк. Шул чакта гына хезмәтең дә уңышларын, куанычларын бирәчәк,-ди тәҗрибәле мөгәллимә. Тормыш девизына әйләнгән әлеге канатлы сүзләр хезмәт итү дәверендә һәрвакыт янәшә йөриләр. Тырыш, үз эшенең остасы, сабыр, үтә дә тыйнак мөгаллимәне балалар, хезмәттәшләре, әти-әниләр чын күңелдән яраталар. Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, ничәмә-ничә буын укучылары аңа рәхмәтләрен ирештерәләр. Яраткан укытучыларын бәйрәм көннәре белән тәбриклиләр, котлау хатлары, бүләкләр җибәрәләр.

Гаиләдә дә Зөбәрҗәт ханым кадерле әни, яраткан дәү әни-әби бүген. Кызлары Энҗе һәм Ләйсән тормышта үз урыннарын табып, гаилә корганнар, әти-әниләренә олы шатлык өстәп, өч онык бүләк иткәннәр. Икесе дә югары белемле, Энҗесе әнисенең хезмәт юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен үзләштерсә, Ләйсәне икътисадчы булып эшли. Тормыш иптәше тарафыннан да һәрвакыт яклау һәм аңлашу табып, тигез, бәхетле гомер кичерәләр алар.

Зөбәрҗәт ханымның сабырлыгы, гаилә кыйммәтләрен олылап, хөрмәтләп яшәве, аның кайнанасы Сәлисә һәм үз әнисе Фәүзияне тәрбияләп гомер кичеүендә дә чагылыш таба.

Тормыш әнә шулай дәвам итә. Бу җирдә бәхет ни ул?, дип сорасалар, мөгаен шушы хезмәтем, мәктәп тормышы белән яшәешем, укучыларым, баларымның уңышлары исән булулары,- дип җаваплый күркәм гомер чорына якынлашкан Зөбәрҗәт ханым. Шушы халәт дөньясының дәвам булуын без дә теләп калыйк, хөрмәтле юбилярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр