Реклама
Шәхесләр
Яңа Ишле авылында яшәүче Фарзания апа Вәлиуллинага 90 яшь тулды
Сугышка кадәр һәм аннан соң аңа күп эшләргә туры килә.
Бүген, 10 ноябрь көнне Яңа Ишле авылында яшәүче Фарзания апа Вәлиуллинага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм җирлек башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котладылар. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.
Фарзания Сираҗетдин кызы райондашларыбыз арасында танылган туган якны өйрәнүче, җирле тарихчы, язучы Рафаэль Субаевның апасы. Гаиләдә алар өчәү булалар. Бүген Фарзания апа туганнарыннан берүзе калган.
Сугышка кадәр һәм аннан соң аңа күп эшләргә туры килә. Басуда 13 яшьтән өлкәннәр белән хезмәт куя.
1955 елда Нәбиулла Вәлиуллинга кияүгә чыга. Алар бергә 9 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның җидесе исән. Нәбиулла абый үзе дә бу дөньядан 2006 елда киткән.
Фарзания апа озак еллар сыер савучы булып эшли. Беренче урын өчен 5әр сум, икенче урын өчен 3әр сум түләгәннәрен әле дә булса хәтерли. "Һәрвакыт беренче булырга тырыштым", - дип билгеләп үтә ул. Хезмәт сөючәнлеген ул үз балаларында да тәрбияли алган.
Бүген өч баласы авылда яши, янәшәсендә исә улы -Гамил. Озын гомерле әбинең 14 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар, оныкчыгының баласы туган.
Юбиляр кунакларга визитлары өчен бик рәхмәтле булды, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев