Татар Төкесе авылында Басыйровлар 55 еллык бәйрәмнәрен билгеләде
Татар Төкесе авылында гомер итүче Рауза апа белән Абдулхалик абый Басыйровлар 55 ел элек кабызган гаилә утына җил-яңгыр тидермичә, бер-берсен кадерләп, тормышны матурлап яшиләр.
– Аллага шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыкларны күрергә дә насыйп булды, - дип сөенәләр алар.
Абдулхалик – шушы авыл егете, ул 1939 елда дөньяга килгән. 7 сыйныфны тәмамлауга ук колхозда эшләргә тотынган. Өч еллап Ватан алдындагы хәрби хезмәт бурычын үтәгәннән соң, бәхет эзләп Донбасс якларына чыгып киткән. Гәрчә, чын бәхете шушында, үз авылында, кул сузымында гына яшәсә дә. Донбасс шахталарын иңләп, туган якларына кайта егет. Шунда гына уңган, чая кыз Раузага күзе төшә. Кире Донбасска китеп бармый егет, өйләнә, авылда кала.
Рауза апа да зарланмый һәм үкенми авылда калуларына, киресенчә, язмышына Абдулхалигы белән очраштырганы өчен бик рәхмәтле. Рауза ханым бүгенге көндә – “Хезмәт ветераны” һәм II дәрәҗә “Ана даны” медале иясе.
Моннан 55 ел элек, нәкъ менә – 8 июльдә барлыкка килгән Басыйровлар гаиләсендә 5 бала туып- үскән. Бүген 7 оныкның, 6 оныкчыкның бәхетле дәү әти-әниләре булып гомер кичерә Абдулхалик абый белән Рауза апа.
Аларга бердәнбер соравымны бирәм – “Гаилә ныклыгын ничек сакларга?” “Бер-береңне хөрмәт итә беләргә кирәк, - диләр алар бертавыштан. –Хөрмәт булса, дус, аңлашып яшәүгә үзеннән-үзе ирешелә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев