Татар Бизнәсеннән Фәния ТИМЕРБУЛАТОВА: "Өлкәннәр "Туган як"ны яратып укыйлар"
Авылдамы, шәһәрдәме почтальон һөнәре бервакытта да җиңелдән булмаган.
Авыр сумка күтәреп ерак араларны үтү, халык белән уртак тел таба белү сыйфатларына ия почтальоннар гына озак еллар бу хезмәтне канәгатьлек белән башкара ала, хезмәте белән хөрмәт казана. Газета-журналларга язылу чорында да аларның тырышлыгы әйтеп бетергесез.
Әйе, һәр абунәченең өенә барып җитүче, аны кызыксындыручы, вакытлы матбугат басмаларына язылырга әйдәүче кешеләр – алар почтальоннар. Аларның ачык йөзе, ихлас сүзе, өлгерлеге халыкка рухи азыктан, җәмгыять яңалыкларыннан аерылмый яшәү мөмкинлеге бирә. Бу бик зур җаваплылык. Шуңа да почтальоннарга карата мактау сүзләре белән сугарылган хатлар безне сөендерә, газета һәм аның укучысы арасында җеп өзелмәячәгенә ышаныч бирә. Почтальон булып эшләгәнче, 20 елга якын, Татар Бизнәсе урта мәктәбендә педагог-оештыручы хезмәтен башкарырга туры килде. Үзгәртеп корулар башлангач, штатлар кыскару сәбәпле, мәктәп белән хушлаштым.
2013 елдан хезмәтемне почта белән бәйләдем. Эшемне, коллективны бик яратам, эш графигы бик җайлы. Шулай да иң мөһиме кешеләр белән аралашу, дип саныйм. Авылда мине барысы да белә, исәнләшә, күбесе белән эш турында гына түгел, тормыш барышы турында да әңгәмә корырга туры килә. Үземне һәм эшемне бәяләп, ихтирам итүләренә куанам. Минем эш урыным элемтә бүлекчәсендә. Дөрес, монда күп утырмыйм, хатларны һәм газеталарны барлаганнан соң авыл урамнарына чыгам, кешеләргә барам. Безнең авылда 135 йортта 472 кеше яши, шуның 117се пенсионерлар.
Сер түгел, хәзер “газетага язылмыйлар, газета укымыйлар” дип чаң сугалар. Чыннан да, тормышыбызга фәнни-техник күтәрелеш үтеп керә барган саен халык күбрәк интернет киңлекләренә тартыла. Шуңа күрә абүнәчеләр белән аерым эшләргә, аларны ышандырырлык алымнар кулланырга туры килә. Халыкның күпчелеге, бигрәк тә пенсионерлар, кыйбат бәядәге матбугат басмаларына языла алмый. Шулай булса да, “Туган як” район газетасын алар традиция буларак алдыра. Газетаны уку аларга бик кызык, атнага бер булса да үзләренең зур тормыш белән бәйле булуларын күрәләр. Моңа мин бик куанам, мондый шатлык белән аларны без, почта хезмәткәрләре, тәэмин итәбез.
“Россия почтасы” почтальоны вазыйфасына кул куйдырып, күчерелгән акча һәм кыйммәтле бандерольне илтеп тапшыру да керә. Үземә җайлы булсын өчен йортларның исәбенә карап, бер урамнан ике кат узмауны күздә тотып, бөтен корреспонденцияне сумкама салып чыгам. Полициядән, суд-тикшерү органнарыннан килгән хатларны адресатларга кул куйдырып тапшырам. Корреспонденцияләрнең күләменә норматив юк, шуңа күрә почта бүлекчәсенә килгән барлык газета-журналны, хатларны бер үк вакытта өләшәм. Заказлы хатларны китергәндә адресат өйдә булмаса, кабат илтергә туры килә.
Иң тыгыз эш көнем – җомга. Башта авылның бер ягына, аннан соң икенче очына барырга туры килә. Монда газета-журнал гына түгел бит әле, сәүдә ягын да карыйсың. Һәр ай саен сату планын үтәп барырга тырышам. Почта һәм товар китерүемне һәр йортта көтеп алалар.
Үземнең шәхси тормышым турында да аз гына сөйләп үтим. Буш вакытларым гаиләм янында үтә. Күп укырга яратам. Шуңа да төрле-төрле матбугат басмаларына язылам. Табигатьне дә үз итәм. Тәмле-тәмле ризыклар әзерләү бик ошый. Төрле чараларда, мәктәп җыелышларында һәм отчет концертларында чыгышлар ясыйм. Гаиләм: ирем һәм ике улым миңа һәм минем эшемә яхшы мөнәсәбәттә торалар, ярдәм дә итәләр. Хезмәт коллективының бердәм һәм тату булуы да эшкә уңай этәргеч ясый.
Киләчәктә дә эшебез булсын иде, халкыбыз күбрәк газета-журналлар алдырсын, барысы да исәнлектә - саулыкта, озак яшәсен, пенсионерларыбыз зуррак пенсия алсын!
Фәния Тимербулатова, Татар Бизнәсе авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев