С.Сөләйманов: “Сыналдык, әмма сынмадык!”
2008 елда “Ирек” колхозын “банкротка” чыгарып “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасына кушкач Зур Чынлы авылын яшен суккандай булды.
Малларны Убига куып алып киткәндә, ферма эшчәннәре генә түгел, авыл халкы күз яше белән елады. Терлекчелек биналары бушап калды, авыл халкын эшсезлек һәм бик авыр билгесезлек көтте. “Шушы хуҗалыкта үзем дә белгеч булып эшләгәнлектән бу хәлне бик авыр кичердем. 2013 елда авылдашым Равил Бикчуров тәвәкәлләп фермер хуҗалыгы оештырырга карар кылды һәм үзе янына мине дә чакырып эшне бергәләшеп башлап җибәрдек”, - дип сөйли бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Сәгыйть Сөләйманов.
Әңгәмәдәшемә шушы көннәрдә 60 яшь тула. 1979 елда Буа ветеринария техникумын “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләргә генә тәмамлап кайткан 20 яшьлек егетне “Ирек” колхозы рәисе Алимҗан Әмирханов шунда ук кабинетка чакырта. “Әти – әниең тырыш кешеләр, син дә аларга ошагансың. Әтиең Заһидны бригадирга да куйдык, хуҗалык мөдире эшләрен дә алып барды, җаваплылык тоя торган кеше. Идарә членнары белән киңәштек тә сиңа савым сыерлар фермасын җитәкләүне тапшырырга карар кылдык. Ярдәм кирәк булганда булышырбыз, иртәгәдән ферманы кабул ит!”, - ди идарә башлыгы. Ул елларда колхоз мал асрау һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча алдынгы урында иде. Хуҗалыкның үзендә генә дә 1700 баш мөгезле эре терлек булган, шуларның 525 – е савым сыерлар. Тагын 2800 сарык, 3200 дуңгыз һәм 126 ат. Әйтергә генә җиңел. “Ел саен 100 сыердан 92 бозау ала идек”, - ди Сәгыйть Сөләйманов. Ул чакта ук инде Равил Бикчуров белән иңгә – иң куеп эшләргә туры килде. Аңа баш зоотехник вазыйфасы тапшырылган иде”, - ди юбиляр. Ферма коллективы элек яуланган үрләр белән чикләнмичә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешә. Энергиясе ташып торган Сәгыйтьне 97 члены булган ВЛКСМ ның башлангыч оешмасына комсорг итеп сайлап куялар. Яшьләр вожагы үзенең тынгысыз хезмәте һәм тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карашы үрнәгендә башкаларны да артыннан ияртә. 14 ел дәвамында товарлыклы – сөтчелек фермасын әйдәп барган мөдиргә тагын да җаваплырак вазыйфа – комплекслы бригада җитәкләүне тапшыралар. “2008 елда “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы составына кергәч хәлләр үзгәрә башлады. Халык белән якыннан торып эшләүдә ниндидер бушлык барлыкка килде. Терлекчеләр дә, игенчеләр дә канәгатьсезлек белдерә башладылар. Ахыр чиктә Зур Чынлы авылы агрофирма филиалы булудан азат ителде һәм 2013 елда авылдашыбыз Равил Бикчуров крестьян – фермер хуҗалыгы оештырып эшне яңача оештырып җибәрде, эшсез калган халыкны эш белән тәэмин итте”,- ди Сәгыйть Сөләйманов. Күрше Ульяновск өлкәсеннән орлыклар кайтарып чәчү үткәрәләр. Берничә ел эчендә басуларда тулы чәчү әйләнеше барлыкка килә. Бөртеклеләрнең дә, техник культураларның да уңышы елдан – ел үсә. Бу вакытта Сәгыйтькә агроном эшен дә алып бару вазыйфасы йөкләнә. “Равил үзе дә булдыклы җитәкче. Киңәшле эш таркалмас, диләр бит. Без дә шулай киңәшеп эшләдек һәм эшләп тә торабыз”, - ди ул. Сәгыйть алты балалы гаиләдә үсә. Бөтен туганнары читкә китеп тормыш кора. Казанда, Ульяновскида яши. Тик менә Чаллы шәһәрендә яшәүче энесе Фәрит кенә бик иртә йөрәк иянәге белән авырап бакый дөньяга күчә. Югары уку йортында физкультура укыткан, имәндәй нык гәүдәле, берничә кат район сабан туе батыры булган энесенең юклыгына әле дә ышанасы килми аның.
Мин дә аңа “авылда калганыңа үкенмисеңме?”, - дип сорау бирдем. “Һич тә юк, - ди ул, - мин бик бәхетле кеше. Тормыш иптәшем Розалия белән тәртипле ике бала үстердек. Кызыбыз Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлады, улыбыз химия – технология институтында укыды, бер оныгыбыз бар. Мал – туар асрыйбыз, тормышыбыз яхшы. Хәзер авылда да шәһәр кешесеннән ким яшәмиләр ич”,- дип канәгатьлек белдерде Сәгыйть. Ирешкән уңышлары һәм фидакарь хезмәте өчен аны төрле елларда Мактау грамоталары, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләклиләр. Авылда да аңа хөрмәт зур. Авыл хуҗалыгында алны – ялны белмичә иртә таңнан соңгы кичкә кадәр хезмәт куйган кешегә олы рәхмәттән гайри сүз дә юк. Юбилеең котлы булсын, Сәгыйть Заһидович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев