Шланга авылында яшәүче Фәүзия Мөхәмәтшинага 90 яшь тулды
Юбиляр “Ярый әле Ходай матур тормышны картлык көнемә биргән – дип”, дога кыла.
Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш Фәүзия апаның да язмышы. Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы , шуның өстенә әтисез үсүнең ачысы да өстәлә әле.
“Кырмавык тамыры да ашадык, аның нинди туклыгы булгандыр инде, белмим. Аннан язын бәрәңгенең ямь-яшел сабагы күренә башлауга, шуны җыеп керә идек. Өйгә әче ис чыга, ямь-яшел үзе. Ашадык, үлмәдек, гомеребез булган, күрәсең”, дип искә ала Фәүзия апа.
Фәүзия апа Мөхәмәтшина Шланга авылында туып, үскән. Бабасы бер төрле балаларын алып, яхшы тормыш эзләп авылдан чыгып китә. Юлда авырудан, ачлыктан күбесе үлеп кала. Фәүзия апаның әнисе балалар йортына эләгә. Беркүпме вакыттан ул Шланга авылында туганнарым калмады икән дип, сораштыра башлый. Авылда бертуган абыйсы аны шулай итеп, яңадан эзләп, балалар йортыннан авылга алып кайта.
Әнисе авылдашы Нетфуллага тормышка чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Әтиләре исә сугышка китеп хәбәрсез югала. Әнә шулай гомер буе "Әти" дип дәшәргә ,әти кешенең көчле канаты астында сыенырга тилмереп үсәләр алар.
Авылда ашарга азык, кияргә кием булмаган. Яз көннәрендә черек бәрәңге җыйганнар. Тамак туйдырыр өчен, күршеләргә бәрәңге казып йөргәннәр. Печән, салам өемнәре өйгәннәр, чөгендер басуында эшләгәннәр.
Фәүзия апа: “Эшләмәгән җирем калмадым. Иске Кәкерледәге кирпеч заводында да, ана пекарняда да, счетовод булып та эшләдем”,ди. –Укытучыларга акча ташыдым. Портфель тулы акча белән йөрдем, бер кем дә тимәде. Чүпрәлегә чабатадан икешәр мәртәбә җәяү барып кайта идем”.
Юбиляр “Ярый әле Ходай матур тормышны картлык көнемә биргән – дип”, дога кыла. Бүгенгесе көндә ул кадерле әни, кадерле дәү әни. Янәшәсендә улы Рифкате, килене Рузиясе, Ульяновск шәһрендә кызы гомер кичерә. Нәсел дәвамчылары: оныклары бар, оныкчыклары үсеп килә.
Авыл халкы да Фәүзия апаны апаны хөрмәт итәләр, яраталар.
Килене Рузия турында Фәүзия апа аерым җылылык белән сөйли:
-Бер сүздән торабыз. Иртән торуга ук яныма килеп, исән-сау тордыңмы әни, дип хәлемне белешә. Чәй эчәсең киләдер, дип чәен куеп җибәрә. Ходайга шөкер, бик әйбәт яшибез,-ди ул.
Үзе дә тик тора торганнардан түгел. Өйдәге эшләрдә дә ярдәм итә, бакчасына да чыгып хәленнән килгәнне эшли.
Олуг юбилее белән Фәүзия апаны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов котлады. Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләкләрен җиткерделәр алар, изге теләкләр юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев