Оныкларга бай юбиляр
Матак авылында хөрмәтле өлкән райондашларыбызның берсе– Надежда Артемьевна Петрянкина яши. Үткән атнада аңа 90 яшь тулды.
Гомер мизгелендәге тантаналы вакыйга белән юбилярны район башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин котлады. Кунаклар РФ Президентының котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Надежда Артемьевна шушы авылда туып үсеп, гомерен дә туган җиренә багышлаган өлкәнебез. Юбиляр күпбалалы гаиләдә туып үсә. Тормышлары хәлле була. Әмма колхозлашу чорында үзләре теләп мал- мөлкәтләрен дәүләткә тапшыралар. Әтисе дә шушы елларда авылда җирлек башлыгы вазифасын башкара.
Надежда Артемьевна үзе дә уңган, тырыш була. Сугыш елларында әле бала гына булуына карамастан, Мунчәли авылындагы балалар йортына тәрбияче булып урнаша. Аннан соңгы елларда колхозда эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга.
Надежда Артемьевна «Ана» медаленә ия, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы медальләре белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Валентин белән 9 бала: җиде ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Барлыгы исә Надежда Артемьевна 14 бала дөньяга китерә.
Бүгенге көндә авылда иң төпчек улы Олег яши. Юбиляр үз йортында моңарчы ялгызы гына гомер кичергән. Күптән түгел бәхетсезлеккә юлыга: оча-бот сөяген сындыра, инде төзәлүгә таба бара, әлегә аны олы улы Юрий карый.
Бәхетле әбинең 16 оныгы, 29 оныкчыгы бар. Барлык балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының тату, дус яшәве искитмәле. Алар барысы да өй тутырып, яраткан әбиләренең юбилеена кайтканнар. Бу көнне хәтта, урамда машина куярга да урын калмаган иде.
Надежда Артемьевна ачык күңелле, үзе дә, балалары да татарча да бик әйбәт сөйләшәләр. Түгәрәк табын артында тормыш юлы белән уртаклашып, үткәннәрне сагынды, юбилее белән тәбрикләргә килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерде юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев