Ольга Ефремова: –Тормышымның мәгънәсе–балаларым һәм укучыларымда
Быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» республика бәйгесенең зона турында «Хатын-кыз рухилык һәм мәдәният» номинациясендә Ольга Владимировна Ефремова җиңү яулады. Ольганы белгән кешеләрнең моңа исе китмәгәндер. Рухи бөеклеге йөзенә язылган чөнки аның.
Ольга Владимировна күрше Шомыршы районыннан. Балтай дигән авылда туып, балачагы да шунда узган. Аннан бер-бер артлы мәктәп, студент еллары сизелми дә үткән. Студент елларында ук гаилә дә кора-үзе белән бергә югары уку йортында белем алган Рудольфка кияүгә чыга.
Язмыш юллары Чүпрәленең Шланга авылына аны 2009 елда алып килә. Шуннан бирле ничәмә-ничә километр белән исәпләнгән, туган авылы белән ике араны узып гомер кичерә, балаларга инглиз теленнән белем бирә, бию сәнгатенә, мәдәнияткә мәхәббәт уята ул. Ольга җитәкләгән "Яшьлек" бию коллективы "Халык бию ансамбле" исеменә лаек була, район, республика, төбәкара чараларда катнаша, җиңүләр яулый.
Ольга Владимировнаның мөгаллимлеккә килүе дә очраклы түгел. Алар гаиләсендә барысы да укытучылар, әти-әнисе, әби-бабасы, абый, апалары, туганнары-шушы һөнәр ияләре. Гомумән, тулы бер мөгаллимнәр династиясе. Әлеге династиянең тарихына гына да - 300 ел (!). Быел Чувашия Республикасында аларга "Иң әйбәт хезмәт династиясе" дигән мактаулы исем тапшырганнар.
Ефремовлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә, өч малай һәм бер кыз. Олы уллары Чебоксарда физика-математика лицеенда белем ала, кызлары 6 сыйныфта, тагын бер уллары 4 сыйныфта, ә иң кечеләре әлегә балалар бакчасына йөри.
Тормышка, матурлыкка гашыйк булган киңкырлы мөгаллимә быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» республика бәйгесендә үзенең укучылары белән чыгыш ясаган.
-Әлбәттә бик дулкынландым. Әлеге уңышымда укучыларымның, хезмәттәшләремнең өлеше дә бар. Аларның булышлыгы, минем өчен теләктәшлек белдерүләре зур ярдәм булды,-ди Ольга Ефремова.
Ә шушы көннәрдә генә республикабызның зонаара турларында уңыш казанган гүзәл затларыбыз Казан шәһәрендә очрашуга җыелды. Алар хөрмәтенә иң җылы сүзләр, котлаулар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев