Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Милләткә багышланган гомер

Данир хәзрәт “20 еллар элек” дисә дә, ул елларда да ул милләткә хезмәт итү эшендә иде – райондашлар аны Чүпрәле районы мәдәниятен җитәкләүче буларак  белә.

“20 еллар элек миңа син әле районда мөхтәсиб тә булачаксың дисәләр, ул кеше турында акылдан язганмы икән әллә бу, дип уйлаган булыр идем. Бүгенге көннәрдә исә шушы вазифада булуым белән бәхетле дә горур да мин. Чөнки мөхтәсиблекне халыкка хезмәт итү, милләтне туры юлга күндерүгә өлеш кертү дип беләм”, ди Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Бу юлда икәү әле алар. Райондагы дини, милли тормышны аларсыз күз алдына китерү дә мөмкин түгел: татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган кешеләре алар – Энҗия ханым белән Данир Шәрәфетдинов.

Данир хәзрәт “20 еллар элек” дисә дә, ул елларда да ул милләткә хезмәт итү эшендә иде – райондашлар аны Чүпрәле районы мәдәниятен җитәкләүче буларак  белә. Районда уздырыла торган фестивальләрне, үзешчән сәнгать смотрларын, календарьдагы түгәрәк даталарга төрле-төрле бәйгеләрне, атаклы язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган иҗади кичәләрне оештырып, үзе дә шуның эчендә кайнап йөргән кеше иде ул.

”Смотрлар, бәйгеләр уздырганда авыллардан бик соң гына, кайвакыт төнге 12дә генә кайтып җитә идек өйгә һәм, иртәгесен 8дә эшкә күтәренке күңел белән килеп, үзебезнең җирле артистлар чыгышларына һәм арабызда халыкка рухи байлык бирә белүче талантлар булуына куанып, яңа дәрт белән, илһамланып, эшкә тотына идек”, -дип искә ала ул елларны Энҗия ханым Шәрәфетдинова да.

Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәргә районда мөхтәсиблеккә алынырга тәкъдим иткәч тә беразга гына уйланып кала. “Тагын да зуррак вазифа бит, үти алырмынмы?” – шундый уйлар бөтерелә башында.  Бөтен гомерен район мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга, авыл яшьләренең мәдәни өлкәдә төпле белем алуына багышлаган һәм шушы юлда үзен-үзе аямыйча эшләгән кешегә бу вазифаны башкару әллә ни авыр булмасгандыр да кебек. Чөнки инде ул әллә кайчан дин юлында, күп еллар инде биш вакыт намазын калдырмый, соңгы елларда авылдашлары аңа Яңа Чүпрәле мәчетендә имамлык булуны да йөкләгән. Тормыш иптәше дә районның Остабикәсе. Аның вакытында әйткән үтемле сүзенә, акыллы киңәш-тәкъдимнәренә зур урын биләгән җитәкчеләр дә, авыл клубларында һәм мәдәният йортларында эшли торган хезмәткәрләр дә колак сала иде бит әле. Һәр нәрсәгә үзенең карашы, нигезле бәяләмәсе дә бар. Беркайчан да, бер генә сорауга да битараф кала торган кеше дә түгел үзе. Бер уйлаганда, яңа вазифа да шундый ук – инде дини яктан килеп халыкка аң-белем, тәрбия бирәсе... Риза була хәзрәт. Һәм менә шушы “йөкне” биш еллап диярлек инде “тарта”.

Ул хәзер үзенең хезмәте белән Ислам динебезнең асылы, иң якты, иң мәрхәмәтле. үзе яраткан адәм балаларына фани дөньяларында Аллаһы Тәгалә рухына туры килердәй, чиста, матур, бәхетле тормыш тәэмин итә алганын исбатлап яши. Бу юл аны күп кенә яңалыкларга, рухының тагын да үсешенә, кылынган гамәлләренә дини күзлектән карауга да алып килде.

Тормышның һәр мизгелендә гел матурлык тудырып яши белгән һәм тирә-юньдәгеләргә дә бары тик яхшылык теләүче Данир хәзрәткә бары тик уңышлар, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев