Мәгариф ветераны Фрид Зарипов: “Гаделлек, дөреслек сыйфатлары әтидән күчкәндер”
Әйе, еллар үткән саен кеше артка борылып карый, тормышының билгеле бер чорына бәя куя, нәтиҗә ясый.
Яшүсмер һәм студент еллары, аннан соң балаларга белем бирү, мәгариф бүлегенә күчкәч район мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эше буенча яңа алымнар куллануны гамәлгә кертү, укытучыларның осталыгын һәм тәҗрибәсен күтәрүгә юнәлдерелгән максатчан чаралар алып бару... Барысы – барысы да бер мизгелдә диярлек узган да киткән. “Яшьлегеңә кире кайтып һөнәр сайларга мөмкинлегең булса, нинди белгечлекне үз итәр идегез?”,- дигән соравыма Фрид Зәйдуллович ике дә уйлап тормастан, “укытучы булыр идем”,- ди.
Иске Чүпрәле урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган улларының Казан педагогия институтына баруына әтисе - район судьясы Зәйдулла Зарипович та, әнисе – район кулланучылар җәмгыятендә планлаштыру бүлеге мөдире Роза ханым Шакировна да каршы килми. “Мин әти – әнинең бердән – бер баласы идем. Миңа кадәр дөньяга килгән һәм миңа апа белән абый булырга тиешле Мәрьям белән Ринат исемле балалары ике яшькә җиткәнче үк вафат булганнар. Шуңа да әти – әни тарафыннан миңа карата аерым игътибар булды, укып кеше булуымны, җәмгыятькә файда китерүемне теләделәр. Ә мин үз чираттымда күберәк әтигә охшарга тырыштым. Гомерем буена озата килгән гаделлек сыйфатлары да аннан күчкәндер дип уйлыйм. Һәр эш участогындагы проблемаларны принципиаль һәм намусым кушканча үтәдем. Мөгаен шуңа да коллегаларым үземне һәрчак хөрмәт иттеләр,- дип сөйли шушы көннәрдә 80 яшен тутыручы әңгәмәдәшем Фрид Зәйдуллович. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап кайткач аны Түбән Каракитә авылындагы Марс сигезьеллык мәктәбенә рус телен һәм әдәбиятын укытырга җибәрәләр. Беренче тапкыр дәрес биргәндәге дулкынлану хисен, сыйныф каршында каушап басып торуын, укучыларның өмет тулы күз карашларын яхшы хәтерли. Әллә ничә дистә еллар үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллары һаман күз алдында. Сер түгел, теләсә кайсы чорда да җәмгыять укытучыга югары таләпләр куйды. Башкаларны өйрәтү, укыту өчен, аның башкалардан күбрәк белергә тиешлеге бәхәссез. Чын филология укытучысына, аеруча телләр предметын, аны укыту методикасын гына белү аз, ул җәмгыять тормышындагы, мәдәният, сәнгать һ.б. өлкәләрдәге яңалыкларны да яхшы белергә тиеш. Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да беренче адымнар чарлана. Үзе укыткан укучыларда әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатларын күреп чиксез шатлана торган була яшь укытучы. Димәк, аңардан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек аларда дәвам иткән, хезмәте җилгә очмаган. Укучыларының чын кеше булып үсүләре белән бүген дә горурлана ул һәм күңеленә чиксез шатлык, бәхет хисе тула.
Яңа Чокалыда мәктәп директоры һәм Алешкин Саплык авылында завуч булып эшләгән елларны да җылы хатирәләр белән искә ала. Район мәгариф бүлегенә күчкәч тә Фрид Зәйдуллович укыту һәм тәрбия методикасында яңа алымнар куллану, укытучы кадрлар белән эшләүне яхшырту, аларның квалификациясен күтәрү, башлангыч хәрби әзерлекне урманда, лагерь шартларында үткәрү кебек программалар кертә. Балаларда милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирә. Танылган бөек педагоглар Леонид Владимирович Занков, Виктор Федорович Шаталов һәм Мирза Исмагилович Мәхмутов методикаларын куллануны гамәлгә ашыра. Мәгарифтәге уңышлары өчен “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” дигән олы исемгә лаек була, күп санда Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Ветеран – педагогтан әле шушы көннәрдә генә Казанның 175 санлы гимназиясендә булган коточкыч хәл турындагы фикерен ишетергә теләдем. “Балалар бакчасыннан башлап, балаларның белемен тикшерү, күзәтү, аларга дөрес юнәлеш бирү зарур. Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты, иң беренче чиратта, бу вазыйфаны төп башкаручы, дәүләт куйган бурычларны турыдан – туры үтәүче укытучыдан тора. Шул ук вакытта үз баласының тәртибе, үз – үзен тотышы өчен ата – ана да, һәм, ниһаять, укучы үзе дә җаваплы. Хәзер балалар интернет челтәрле телефоннар белән чамасыз мавыга. Хәтта мәктәптә һәм сыйныфларда да. Моңа чик куярга кирәк. Алешкин – Саплык урта мәктәбендә, мәсәлән, укучылар мәктәпкә килү белән смартфоннарын сүндереп, дежурныйга тапшырып калдыралар. Моны барлык мәктәпләрдә дә кулланырга кирәк”,- ди ул.
Хөрмәтле Фрид Зәйдуллович, Сезгә алга таба да нык исәнлек телибез, юбилейларыгыз дәвамлы булсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә Ходай насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев