Хезмәттә үткән гомер
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Язмамның герое Ханбик Кәнәфи улы Камалов та ачык йөзле, кешеләргә ярдәмчел шәхесләрнең берсе.
Табигате буенча бик матур урында урнашкан Мунчәли авылында дөньяга килә ул. Мәктәптә тырышып укуы, үткәрелгән һәр чарада, кичәдә актив катнашуы, белемгә омтылуы буенча яшьтәшләре арасында аерылып тора Ханбик абый. Мунчәли сигезъеллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Иске Чүпрәле урта мәктәбенә килеп урта белем ала ул. Белемгә омтылуы, төгәл фәннәрне үз итүе Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә алып килә аны. Институны тәмамлаганнан соң юллама буенча Куйбышев районына (хәзерге Спасс районы) җибәрәләр аны. Биредә ул балаларга математика, физика, астрономия кебек төгәл фәннәрдән белем бирә. Аннан соң яшь егетне армия хезмәтенә алалар. Ул елларда институтны тәмамлап, югары белемгә ия булган егетләр бер ел гына армия хезмәтендә булганнар.
Ханбик абый да бер ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Хезмәтнең дә ниндие әле, чик буе гаскәрләрендә, разведка ротасында үтә ул армия сынавын. Егет биредә дә сынатмый, намус белән хезмәт итә, дәүләт чиген яхшы саклаганы өчен ул III дәрәҗәдәге билге белән бүләкләнә. Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң ул туган якларга әйләнеп кайта һәм район мәгариф бүлеге юлламасы буенча Шланга сигезъллык мәктәбенә билгеләнә. Биредә физика, математика фәннәре буенча дәресләр алып бару белән бер үк вакытта мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын да башкара ул. Белемле егетне район җитәкчелеге дә күреп ала һәм аңа комсомолның район комитетында оештыру бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Партия көчле еллар була әле ул вакытларда, сайланып торулар булмый, партия кая куша, шунда барасың. 1977-79 елларда исә ул янә армия хезмәтенә алына. Бу юлысы инде Байкал-Амур магистрале (БАМ) төзелеше территориясендәге тимер юл гаскәрләре частьләренең берсендә хезмәт итәргә туры килә аңа, частьтә замполит була ул. Өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Офицер йөзенә кызыллык китерми, “Совет Армиясенең 60 еллыгы уңаеннан”, “БАМ төзелеше өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сүз уңаеннан, 1977 елда ул безнең районга юллама буенча эшкә кайткан Саба районы кызы Гөлчирә Тимер кызы белән гаилә кора һәм тормыш иптәшен дә үзе белән, БАМ якларына алып китә, уллары Ринат та биредә туа. Ике ел хезмәт сизелми дә үтеп китә. 1979 елда ул гаиләсе белән район үзәгенә кайтып төпләнә. Район җитәкчелеге аңа район комитетында инструктор вазифасын тәкъдим итә. 1982 елда исә район мәдәният бүлеген җитәкләргә алына, 1985 елда исә үзенең яшьлектә сайлап алган, яраткан һөнәренә әйләнеп кайта ул, район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищеда укучы студентларга математика, информатика фәннәреннән дәресләр укыта башлый ул, соңрак аны техникум директорының укыту буенча урынбасары итеп тә билгелиләр. Биредә Ханбик абый лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Һәрвакыт халык, үз укучылары арасында булган, гомере буе җаваплы вазифалар башкарган Ханбик абый лаеклы ялга чыккач та тик тормый, җәмәгать, район ветераннар советы эшләрендә актив катнаша. Динне хөрмәт итеп, милли йолаларны үтәп яшиләр Ханбик абый гаиләсендә, корбаннар чалып, ашлар үткәрәләр.
Тормыш иптәше Гөлчирә ханым белән алар уллары Ринатны тәрбияләп үстереп, ныклы белем биреп, аңа тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә уллары Казан шәһәрендә, белемле юрист, “Наско” иминият компаниясе департаменты начальнигы вазифасын башкара. Гаиләле, әтисе белән әнисенә бер онык та бүләк итәргә өлгергәннәр.
Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә аларның өе гөрләп тора, балалары кайта, кунаклар өзелми бу кунакчыл йорттан. Ханбик абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә ветераннар советыннан да, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” директоры Рамил Ахметов та килгән иде. Рамил Ахметов юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Кунаклар хөрмәтле ветеранга гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр. Бу көнне дуслары, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре Корбангали Зарипов, Буадан яшьлек елларында бергә укыган курсташы Равил Җамалтдинов һәм башкалар шәхсән үзләре килеп тә, шалтыратып та тәбрикләгәннәр юбилярны.
- Тормышымны яңа баштан башлый калсам, һичшиксез, шул ук юлны сайлар идем, - дип шаян елмая юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев