Ышаныч казанган халык судьясы
Заһидулла Зариф улы Зарипов 1913 елның 27 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы, Чепкас-Илмәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1931 елга кадәр ул авылдагы башлангыч һәм җидееллык мәктәптә укый. 1931 елда З.Зарипов Чүпрәле район Советы башкарма комитетының план комиссиясендә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә.
Аннан соң аны Чүпрәле район Советы башкарма комитетының халык хуҗалыгы инспекторы итеп билгелиләр. 1934 елда Заһидулла Зарипов Казан шәһәрендәге биш айлык халык хуҗалыгы инспекторлары хәзерләү курсын бик яхшы билгеләргә тәмамлый. 1935 елда, 22 яшьлек егетне Совет армиясе сафларына хәрби хезмәткә алалар. Һәръяктан үрнәк, югары физик әзерлекле солдатны кече командирлар әзерләү буенча берьеллык хәрби мәктәпкә җибәрәләр һәм ул хезмәтенең калган өлешен отделение командиры булып хезмәт итә. Армиядән аны район җитәкчеләре ике куллап көтеп алалар һәм хәрби киемнәрен чишенергә дә өлгерми, Чүпрәле район Советы башкарма комитетының кадрлар секторы мөдире вазифасына билгелиләр. 1939 елда Заһидулла Зарипов Саратов шәһәрендәге хәрби урта командирлар әзерләүче курсны тәмамлап, кече лейтенант званиесе алгач, Чүпрәле районы хәрби комиссариатына инструктор булып эшкә күчерелә. 1940 елда КПСС сафларына кабул ителә.
Бөек Ватан сугышы башлангач урыннардагы хәрби комиссариатларга гаять җаваплы һәм зур эш йөкләнә. Ир-егетләрне фронтка җибәрүне оештыруда Заһидулла Зарипов та үзеннән күп өлеш кертә. 1942 елда аның үзен дә сугышка алалар. Балтик буен фашист илбасарларыннан азат итүдә актив катнашып, батырлыклар күрсәтә. "Кызыл Йолдыз" һәм "II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы" орденнары, "Кенигсбергны алу өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. Офицер якташыбызга сугыш тәмамлангач та әле бер ел хәрби хезмәттә булырга туры килә.
1946 елның август аенда аны Чүпрәле районы халык судьясы итеп сайлыйлар. Бу җаваплы эшне ул ихлас күңелдән, вөҗданы кушканча, җиренә җиткереп үти. 1948- 1949 елларда Ленинградтагы махсус юридик мәктәптә белемен күтәрә һәм районда күп еллар судья булып эшли. 1957 елның декабрендә дүртенче мәртәбә халык судьясы итеп сайлануы да Заһидулла Зариповның район халкы арасында булган дәрәҗәсе хакында сөйли. Монда шуны да әйтәсе килә, ул чорда район судьясы халык тарафыннан өч елга бер сайланган. 1955 елда СССР Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә аңа Рәхмәт белдерелә һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев