Хөрмәтле остаз
Шланга авылы осталарының даны кайларга гына таралмаган. Аларны Россиянең төрле төбәкләрендә, якын чит илләрдә дә беләләр. Бүгенге көндә дә алар Мәскәү, Иваново, Киров, Оренбург, Кемерево, Төмән өлкәләрендә, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашия Республикасында, Красноярск, Байкал аръягында да иң абруйлы төзүчеләр булып хезмәт куялар.
Авылыбыз егетләре төзүче, балта остасы, урман кисү серләренә кайдан төшенделәр икән? Моңа җавап бер-мәктәптән. Озак еллар хезмәт дәресләре укытучысы булып эшләгән Фәүзелҗан Бакировтан дип уйлыйм. 30 елдан артык гомерен балаларга хезмәт дәресләре укытуга багышлый ул.
Башлангыч сыйныфларда укытучы балаларга каләм тотып хәреф язарга өйрәтсә, Фәүзелҗан Айнетдин улы кулга чүкеч тотарга, беренче кадак кагарга өйрәтте. Мәктәптә укыган чорларда ук каникул вакытларында укучылар төрле төзелеш эшләрендә эшли иделәр, практик яктан чыныгу алалар. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, мөстәкыйль рәвештә төзелеш эшләренә чумалар. Фәүзелҗан Айнетдин улы, мәктәптә эшләгән елларында, кичке курслар ачып жибәрде. Авылның төрле яшьтәге егетләре ташчы, штукатурчы, төзүче һөнәрләрен - барысын да бу уңган укытучыдан үзләштерделәр. Байтак кына чыгарылыш сыйныф укучылары, төрле уку йортларына кереп, югары белемле төзүчеләр булдылар.
Фәүзелҗан Айнетдин улы томыш иптәше Роза апа белән өч егет тәрбияләп үстерделәр. Уллары да үзе кебек оста куллылар. Төпчек уллары Ранис, чыгымнарын үз өстеннән тотып, авыл уртасына олы күпер төзеп куйды. "Кешеләргә игелекле эшләр эшләү гаиләдән килә", дип тикмәгә генә әйтелми. Бу көннәрдә Фәүзелҗан Айнетдин улының юбилейлы бәйрәм көннәре. Күпләрнең хөрмәтле остазы булып, рәхмәт сүзләрен ишетеп яшәвен телибез аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев