Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомерләр үтә икән ул...

Редакциябезнең тынгысыз журналисты, район матбугаты ветераны, Татарстанның Журналистлар союзы члены Рәшит Фәтхулловка шушы көннәрдә 60 яшь тула. Әллә ничә дистә ел гомерен иҗади хезмәткә багышлаган каләмдәшебезне районның теләсә кайсы почмагында да яхшы беләләр. Аның аяк эзе калмаган авыллар, басулар бармы икән? Саный китсәң район тормышын яктырткан, кешеләрен гәүдәләндергән күпме язма...

-Рәшит Нәсыйбуллович, әүвәл Сезне юбилейлы туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз, Сезгә һәм гаиләгезгә нык исәнлек, бәхетле тыныч тормыш һәм алдагы гомерегезнең дә шатлык- куанычта үтүен телибез.

-Журналистикага аяк баскан елларны, район газетасы белән хезмәттәшлек иткән чорларны искә төшерик әле?

-Чынлап әйткәндә газетага килүемне очраклы булды дисәм дә ярый. Малай чакта хәрби диңгезче булырга хыялландым. Армия сафларына чакырылгач Көнбатыш чик буендагы заставада хезмәт итәргә туры килде. Начальник янына еш кына якын дусты-Калининградның югары милиция мәктәбе укытучысы килгәли иде. Физик әзерлегемне күреп мине шушы мәктәпкә "димләргә" тырышты. Кендек каны тамган туган җир үзенә тартты. Кайтып район элемтә узелында эшли башладым, читтән торып Казандагы техникумның "Күп каналлы электр элемтәсе" бүлегенә укырга кердем. Шунда ике еллап эшләгәч мине көтмәгәндә редакциягә чакырдылар. Мәктәптә иншалар язарга яратсам да, газета эше инша язу гына түгел бит әле. Шуңа да үз өстемә шундый җаваплы йөк алу җиңел булмады. Ул вакыттагы редактор Ядкәр Айнулловка, аның урынбасары Афзал абый Шиһабетдиновка (авыр туфрагы җиңел булсын) бүген дә бик рәхмәтлемен. Алар журналистикада минем беренче укытучым да, остазым да булдылар. Редакция заданиесе белән командировкага китәр алдыннан сорауларны һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтеп яздыралар иде. Аннан соң кайтып әзерләгән материалны кисеп-сызып, төзәтә-төзәтә газета битенә урнаштырырлык хәлгә китерәләр иде. Техникумны ташлап Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә имтиханнар тапшырдым. Газета эшен көннән-көн ныграк ярата баруымны да яшермим, тора-бара ул минем яшәү рәвешенә әйләнде. Иҗат кешесе бит даими эзләнергә, уйланырга, вакыт белән санашмаска тиеш, кинәт кенә килеп туган мөһим фикерләреңне онытылганчы кәгазь битенә теркәп тә куярга кирәк. Университет тәмамлаганда диплом эшемне дә район газетасын өйрәнүгә багышладым. Бик кызыклы гына "фәнни" эш килеп чыккан иде.

-Сезгә газетадан аерылып торырга да туры килгән бит әле...

-Әйе, өч елдан соң партиянең район комитетына, инструктор итеп чакырдылар. Җитәкчеләр арасында булу, алар белән аралашу журналист өчен бик мөһим бит. Өч елдан соң район типографиясенә директор итеп куйдылар. Типографиянең ул чактагы халәтен ташка үлчим. Бина авария хәлендә, түшәмнәргә терәүләр куелган, эш шартлары авыр. Кыш суыкларында бинада җылылык сакланмый. Шул хәлдә дә эшчеләр салкын хәрефләрне бер-бер чүпләп газета җыйдылар. Дөресен әйткәндә, бик кызгана идем мин аларны. Шуңа күрә яңа типография төзүне үз алдыма беренчел бурыч итеп куйдым. Һәрвакыттагыча финанс кыенлыклары килеп туды. Шулай да бернигә карамый ышаныч кәгазе (доверенность) белән төзү материаллары кайтара башладым. Район җитәкчелеге дә ярдәм итәргә тырышты. Берничә ел эчендә бинаны файдалануга да тапшырдык. Материаль-техник базаны ныгыту максатыннан өстәмә жиһазлар кайтарылды. Әлеге төзелеш бик тә ярап куйды, күрәсез, редакция дә шушы бинага күченде.

-Миңа әле районның кино сәнгатен үстерүгә дә өлеш кертергә туры килде, Мәскәүдә узган СССР кинематография хезмәткәрләренең икенче съездында Татарстан Республикасыннан делегат булып катнаштым. Кинотеатр төзергә хыялланып йөрдем, Минскидан проект-смета документларын кайтарттым. Финанс мәсьәләләренең катлаулылыгы нәтиҗәсендә эш барып чыкмады. Тора-бара районда кино күрсәтүгә бөтенләй нокта куелды. Бу яхшы хәл түгел, әлбәттә. 1995 елның февралендә Ядкәр Айнуллов янә редакциягә чакырды. "Журналист кеше газетада эшләргә тиеш", дип нәтиҗә ясадым да, район башлыгы Рәхимҗан Хәйруллинга үз фикерләремне җиткердем. Дөрес, бу мәсьәләне ул тиз генә хәл итәргә ашыкмады. Тотрыклы гына эшләп килгән кино челтәреннән җитәкчене аласы килмәгәндер, дип уйлыйм. Шулай да мин үземнекен исбатларга тырыштым. Шул еллардан башлап редактор, бүлек мөдире вазыйфаларын башкарырга туры килде. 1998 елның 15 январенда редакциягә компьютер техникасы кайтардык һәм республика районнары арасында беренчеләрдән булып газетаны яңача эшли башладык. Компьютерчылар әзерләү ул вакытта бик кыенга туры килде. Чөнки компьютер техникасының тормышыбызга яңа килеп кергән мизгеле генә иде.

-90нчы еллар ахыры тарихка үзенең дөньякүләм икътисадый кризислары белән кереп калды. Сез нәкъ шушы чорда редакцияне җитәкләдегез, кыен идеме?

-Бик авыр булды ул еллар. Хезмәткәрләр өчәр ай буе хезмәт хакы ала алмады, фондларга күчерү, газета бастыру өчен кәгазь, буяу алуда да финанс кытлыгы үзен нык сиздерде. Шуңа да карамастан газета укучылар безне ташламады, район газетасы белән бергә калдылар. Редакция коллективы да аларның матбугатка булган ихтыяҗларын акларга тырышты.

-Гаиләгез, хоббиегыз турында да сөйләп үтсәгез иде?

-Гаиләгә килгәндә, тормыш иптәшем - Галина Петровнаны бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлаган олы җанлы һәм зур ихтирамга лаек шәхес, дияр идем. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укытты, югары категорияле педагог. Кызыбыз Эльвира Ульяновскида югары белем алды һәм бүгенге көндә шушы шәһәрдәге финанс оешмаларының берсендә баш белгеч булып эшли.

Хобби дигәннән, алай аерып әйтерлек шөгылем юк, диярлек. Телевизордан яңалыклар, дөнья хәлләре, спорт программаларын карарга яратам. Интернет челтәреннән дә күп мәгълүматлар алырга мөмкин. Кәеф әйбәт булганда тормыш иптәшем белән бассейнга йөрибез.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.Алдагы тормышыгызда да уңышлар телибез, исәнлектә-шатлыкта, сәламәт һәм бәхетле булып яшәүне Ходай насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар