Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җыр – моңга кушылып үткән гомер

Районның иң талантлы баянчыларыннан берсе, балалар музыка мәктәбенә нигез салучы Рифкать Фәхретдиновка 85 яшь тулды. Шул уңайдан аның элеккеге укучысы, балалар музыка мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов юбилярны ихлас күңелдән котлады, аңа һәм гаиләсенә бәхетле имин тормыш теләде.

Рифкать Фәхретдиновның әйтүенә караганда, ул үзенең ничә яшьтә тальянкада уйный башлаганын хәтерләми. Шулай да башлангыч мәктәпкә укырга кергәнче әтисенең гармунында көйләр сыздыра башлавы исендә калган. "Безнең гаиләне гармунчылар династиясе дисәң дә була. Әтием Миңнеалим Иске Кәкерледә генә түгел, тирә як авылларда да дан тоткан гармунчы иде. Абыем Гаяз, энеләрем Ринат һәм Мидехәт тә баянда бик оста уйныйлар. Олы улыбыз Данир һәм кызыбыз Ильмира Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамладылар. Данир Минзәлә шәһәрендә мәдәният бүлеге начальнигы, Ильмирабыз Казанда музыка мәктәбе укытучысы булып эшли",- дип сөйли Рифкать абый. Аны Иске Кәкерле авылыннан район мәдәният йортына китерүче, ул вакыттагы КПСС райкомы секретаре Зәки Хәлиуллин була. 1956 нчы елда, әле генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетнең гармунда уйнаганын ишетеп ала да ул икенче көнне үк үзе янына- райкомга чакырта. "Синең кебек талантлы баянчылар күп түгел, әйдә, бүгеннән мәдәният йортында эшли башларсың",- ди ул. Авыл егетен фатирга урнаштыруда да ярдәм итә. "Баянда яхшы уйнасам да, эшли башлагач махсус белем кирәклеген аңладым һәм 1965 елда Свердловск шәһәрендәге музыка мәктәбенең "Баян" классына укырга кердем. Аны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап яңадан элеккеге эшемә- мәдәният йортына кайттым. Ул елларда гармунчыларга аерым игътибар иде. Яшьләрнең дә шуңа тартылуын сизеп, район җитәкчеләренә музыка мәктәбе ачу турында мөрәҗәгать ясадым. Дөрес, минем гозерне кире какмадылар. 1969 елда беренче укучыларны кабул иттем һәм 2001 елга кадәр (32 ел!) шунда эшләп балалар укыттык. Соңга табан фортепьяно буенча да дәресләр булдырдык",- дип сүзен дәвам итә юбиляр. Шушы еллар эчендә йөзгә якын егет һәм кыз музыка серләрен үзләштергән, араларында дөньякүләм танылган музыкантлар да бар. Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәфик Тәҗетдинов Италиядә үткән Европа конкурсында катнашып Гран при яулый. Илгиз Нәсыйбуллин 1994 нче елда Казанда узган гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсында беренче премиягә лаек була. Шул ук конкурста Рифкать абый җитәкләгән тальянчылар триосы да беренче премия белән бүләкләнә. Рифкать абыйның олы улы Динар кечкенә вакытта ук баянда бик матур уйный иде. Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укыган елларда укытучылар аны бәйрәмнәрдә генә түгел, атнага бер мәртәбә үткәрелүче дискотека кичәләрендә дә бик еш "файдаландылар". Күп буын кешеләре Рифкать Миңнеалимовичның баянда уйнавын тыңлап үсте. Җыр - музыка яраткан кешеләр аны һәрчак хөрмәтләде, ихтирам итте.

"Аның укучысы булуым белән чиксез горурланам. Ул безне нота танып баянда уйнарга гына өйрәтмәде, аның үрнәк алырлык яклары бик күп. Ул гадел шул ук вакытта бик таләпчән кеше дә. Укучыларына ныклы музыка белемен бирү өчен вакыт белән санашмыйча җиң сызганып эшли иде. Аның талантына һәм кешелекле булуына бүген дә сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез",- ди Руслан Данирович.

Әйе, андый шәхесләрнең хезмәте дә, гомере дә үрнәк алырлык. Тик нигәдер кайчак аларга игътибар җитешеп бетми, көндәлек мәшәкатьләргә чуала - чуала янәшәбездәге кешеләр хакында уйланырга вакытыбыз да калмый шикелле. Бөтен гомерен район файдасына багышлаган кайберәүләр үзләренең артык та тыйнаклыгы нәтиҗәсендә күләгәдән чыга да алмыйча яшәвен дәвам итә, Ходай тарафыннан бирелгән еллар йомгагын сүтә - сүтә дә мәңгелеккә китеп бара. Рифкать Миңнеалимовичка республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелмәве дә күңелгә борчу салды. Бүгенге балалар музыка мәктәбендә аңа багышлап стенд урнаштырсаң да бик отышлы булыр иде. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , дигән гыйбарәне онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев