Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Дәресләрне сагынып сөйлибез

"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән....

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Минем беренче укытучым Хатирә Зартдин кызы Хөснетдинова. Чүпрәле авылында туып үскән Хатирә апа Татар Бизнәсе авылына 1961 нче елда килә. Ул шуннан башлап 30 еллап армый-талмый башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде. Ул безгә телебезнең матурлыгы турында, аның кайда гына яшәсәк тә безгә кирәклеге турында гел искәртеп торады, кешеләрне,табигатьне яратырга, туган ягыбыз белән горурланырга өйрәтте. Хатирә апа үткәргән дәресләрне без, 40 елдан соң да искә алып сөйлибез. Ул вакытта салкын мәктәп, сыйныфта 20шәр бала, бер класста икешәр сыйныф укый идек. Хатирә апа безгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде, кызыклы уеннар, конкурслар, җырлар, биюләр өйрәтә иде. Шуның өчен дә без аны бик яраттык. Бүгенге көндә мәктәбебездә эшләүче барлык укытучылар да аның һөнәрен дәвам иттерәбез. Без үзебезнең белем биргән укытучыбыз Хатирә апага һәрвакыт рәхмәтле. Аны "Укытучылар көне" белән чын күңелдән тәбрик итәсебез килә.

Шатлык, кайгыларны уртаклашып,

Безнең янәшәдә яшисез

Ходай имин, озын гомер бирсен,

Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше сез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев