Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәленең үз астроном – галиме бар

Һәр хәлдә андый кешеләр сирәк була. Бик белдекле , бик акыллы балаларны вундеркинд дип атыйлар.

Бу исемгә һичшиксез Васил Фәхретдинов та лаек кеше. Бала чагыннан галәмнең очсыз - кырыйсыз киңлекләре, кояш системасындагы планеталар, йолдызлар белән кызыксынган Иске Ишле авылы малае башлангыч сыйныфларда ук инде югары уку йортларында тирәнтен өйрәнелә торган фәннәр: астрономия, физика, математиканы яттан белгән, урта мәктәптә бу дәресләр буенча белем бирүче укытучылар белән бәхәсләргә кереп мәсьәләләр чишүдә үзенең теоремаларын исбатлый алган. 

Җир атмосферасы һәм магнит кырының составын, төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын галәмнең табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрен, Кояшта барган процессларны җентекләп өйрәнүне бүген дә дәвам итә ул. “Галәмне өйрәнүгә нәрсә этәрде?”,- дигән соравыма бераз елмаеп: “Малай чакта яшел чирәм өстенә чалкан ятып зәңгәр күкне озак күзәтергә ярата идем. Анда аксыл болытлар йөзә, аларны тәмам күздән югалганчы озатып калам. Шулчак нинди генә хисләргә, уйларга бирелмисең? Кайчак алар артыннан очып китәсе килә. Нинди киң галәм! Ул барлык галактикаларны һәм галактикаара бушлыкның бөтен эчтәлеген үзенә ала. Менә шуларга сокланып әлеге фәнгә кереп китүемне сизми дә калганмын. Үсә барган саен галәм турында кайда нинди китап күрәм сатып ала идем. Астрономия буенча көннәр буе сөйләп тә бетмәс материалларым бар. Минем истә калдыру мөмкинлегем дә зур. 1957 елда, миңа өч яшь вакытта әнкәйнең энесе хәрби хезмәткә китте. Аны озату кичәсе бүгенгедәй хәтердә. Ул вакыттагы район сабан туйлары уздырылган көннәрне дә әйтә алам, 1964 елның 5 июле, 1965 елның 20 июне, 1967 елның 18 июне, 1968 елның 16 июне, 1969 елның 22 июне һ.б. Кайвакыт миннән боларны кая язып куйдың дип тә сорыйлар. Беркайда да язмадым, минем хәтер шундый”,- дип сөйләп китте ул. Васил Фәхретдинов Иске Ишле авылында туып үсә. Дүрт сыйныфны авыл мәктәбендә укыгач, бишенчегә Иске Кәкерле урта мәктәбенә күчә. Аның шушы кадәр белемле булуына хәтта укытучылар да шакката торган булалар. Мәктәп елларында да ул читтән торып югары уку йортларында укучы студентларга математика, физика фәннәре буенча контроль эшләрне чишүдә ярдәм иткән. “Мәктәптә урта белем алганнан соң укуыгызны югары уку йортларында ник дәвам итмәдегез?”,- дигән соравыма үзенең сәламәтлеге сәбәпче булуы белән аңлатты. Ходай сәламәтлек белән бик үк шатландырмаса да, акылны таштырып биргән үзенә, дип уйлап куйдым. Гомере буе ул авыл клубы мөдире булып эшли, сайлаулар, референдумнар, авыл хуҗалыгында хисапка алу кебек сәяси чараларда катнашмый калганы юк. Югары уку йортларына укырга барырга теләүче яшьләргә репетиторлык ярдәме дә күрсәтә. Аның өчен сәламәт яшәү рәвеше алгы планда. Начар гадәтләре юк. Ялгызы гына гомер кичерсә дә, бакчасында ниләр генә үстерми Васил. Кыяр, помидор, кәбестә, суган һәм башка шундый яшелчәләрне кыш буена җитәрлек үзе әзерли, банкаларга тутырып тозлап куя. Чиядән берничә дистә банка компот кайнаткан. Ульян өлкәсенең Ишеевка эшчеләр поселогында яшәүче туганнарына велосипедка утырып кунакка барган чаклары да булган. “Шушы араны 5 – 6 сәгать эчендә үтә идем”, - ди. “Аракы, тәмәкегә карашың ничек?”, - дип кызыксынам аннан. Аракы бөтенләй эчмәдем, тәмәкене кулыма да алмадым. Хәзерге һава тәмәкедән дә начар”, - ди Васил. Сүзебез янә галәмгә кайтты. “Кызыл планетага – Марска кеше очыру турында күп сүз бара. Шул ук вакытта анда кешеләр җибәрү белән берничә фәнни оешмалар һәм илләр әзерләнә. Марска беренче кешене кем җибәрә алыр?”,- дим әңгәмәдәшемә. “Кешелек һәрвакыт үз яшәгән дөньяның чикләрен киңәйтергә омтыла. Элек сәяхәтчеләр корабларга утырып, яңа җирләр, утраулар ачып йөрсә, XX гасырдан башлап без галәмне ачарга омтылдык. 1969 елда, кеше Айга аяк басканнан соң, алдынгы илләр һәм галимнәр карашы Җиргә иң якын һәм кеше тормышы өчен Кояш системасында Җирдән соң иң уңайлы булган Марс планетасына төбәлде. Бу проект бик катлаулы һәм ул гамәлгә ашармы, юкмы әлегә төгәл әйтүе бик кыен. Чөнки ул минималь ягулык чыгымы белән исәпләгәндә бездән берничә ел очыш ераклыгында урнашкан һәм берничә капма – каршылылык та моңа киртә ясый”,- дип кыскача гына аңлатма бирде үзешчән астроном. Авылдашлары аны бик оста рәссам булуы хакында да әйттеләр. Булганнан барда була икән ул. Ходай үзенә сәламәтлек, исәнлек кенә бирә күрсен. Ул үзенең туган авылы - Иске Ишленең язмышы, табигате өчен дә бик борчыла. Кайчандыр бөтен сихри матурлыкны үзенә сыйдырган күлнең үлә баруы да бик борчый аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев