Чүпрәледән десантчы Фаил
Һәр чакырылышта районыбызның 35 – 40 егете Россия Кораллы көчләр сафларын тулыландыра.
Армиягә китүчеләрне озатканда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов якташларыбызның үрнәк хезмәт итүләре турында еш телгә ала. Бу традициянең алга таба да дәвам итсен иде дип егетләргә уңышлы хезмәт тели.
Ходайга мең шөкер, әлегә солдатларыбыз район йөзенә кызыллык китергәне юк. Нинди генә гаскәрләрдә хезмәт итсәләр дә, аларның командирларыннан Рәхмәт хатлары гына килеп тора. “Мин үзем дә армиягә бик теләп барган идем. Сәламәтлегем нык һәм спорт белән шөгыльләнүем ярап куйды, эчке гаскәрләргә (ОМОН) алдылар. Яхшы хезмәт иттем, Рәхмәт хатлары белән туган якларга кайттым. Улым Фаил да нәкъ минем кебек, Ульяновскида техник университетны тәмамлап кулына диплом алу белән хәрби комиссариатка барды. Ике атна да үтмәде үзен армиягә алып киттеләр. Десантчы булырга бик хыялланды, парашют белән сикерәсе килә иде, максаты тормышка ашты. Дистәгә якын сикерү тәҗрибәсе бар. Хезмәтеннән бик канәгать, үрнәк десантчы булганы өчен командирлар да хөрмәтлиләр. Көзге чакырылыш дәвам итә. Тиздән солдат киеме кияргә тиешле егетләргә армия тормышыннан курыкмауларын, яхшы хезмәт итүләрен теләр идем”,- ди солдатның әтисе Фәнис. Чыннан да Фаил үзен солдат хезмәтенә яшьтән үк әзерли. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укуыннан тыш, спорт белән дә ныклап шөгыльләнә. Студент елларында университет командасы өчен кул көрәштерү һәм гер күтәрү буенча ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый. Армиядәге үрнәк хезмәте өчен шушы көннәрдә генә аның Шланга авылында яшәүче әнисе Рәйнә белән әтисе Фәнис Мәхмутовларга часть командирыннан Рәхмәт хаты килде. Анда Фаилның хәрби антка тугрылык күрсәтеп Ватанны саклау буенча хәрби бурычын үрнәк төстә үтәве, үзенә тапшырылган техниканы һәм коралны тиешле дәрәҗәдә камилләштереп оста куллана белүе хакында әйтелә, шундый ул үстергәннәре өчен командир ихлас рәхмәт сүзләрен дә юллый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев