Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә Городище авылында уңган-булган Маняковлар яши

Анна Ильинична бәйләү-тегүгә оста булса, Петр Николаевич киез итекләр ясый.

Городище авылында бер-берсен уңганлыгы, тырышлыгы белән тулыландырып Анна Ильинична һәм Петр Николаевич гомер итә. Бер гомер сукмагыннан атлауларына да аларның 50 ел була. Әмма сүзебез бүгенгә ул хакта түгел, ә аларның шөгыльләрендә. Анна Ильинична бәйләү-тегүгә оста булса, Петр Николаевич киез итекләр ясый. Ясаган әйберләре белән күргәзмәләрдә дә катнашалар алар.

–Бүген кибетләрдә бөтен нәрсә бар. Әмма без әниләребез, әбиләребез бәйләгән җылы оекбаш-бия­ләйләрне, алар теккән матур күлмәкләрне киеп үскән буын. Аннан соң, кулдан ясалган әйбер гомер-гомергә затлы иҗат, әби-бабайларыбызның күркәм традициясе булып саналган, - ди хуҗабикә кабатланмас, бер-берсенә охшамаган кул эшләнмәләрен барлап.

Кичләрен керосин лампасы яктысында йон язып, аны эрләп, җеп катып, бәйләп утырган әнисе, әбиләре, кыз туганнарыннан  кул эшләренә өйрәнүе аңа гомере буе ярдәм иткән.

–Элегрәк барысын да кул белән эшләсәм, соңрак тегү машинасы алдым, алар берничә минем. Тәрәзә пәрдәсе тегәсе, кием кыскартасы, яки балаларга берәр нәрсә тегәсе булып, бервакытта кемгәдер күтәренеп барганым булмады, барысын да үзем эшләдем. Тормыш иптәшем дә тырыш булды. Мал-туар күпләп асрадык, киез итекләр ясар өчен сарыкларны да күп тоттык,-ди ул.

Моның шулай икәнлеген өйнең һәр почмагында, мендәр,урындык, диван өсләрендә пөхтә итеп җәелгән күз явын алырлык аллы-гөлле чигү япмалары да сөйләп тора. Ишегалдыннан кергәндә үк, элек әбиләр тугыган идән япмалары балачакка алып кайта. Җылы башмак­лар, катлаулы бизәкле оекбаш-бияләйләр - ниләр генә бәйләми ул.

Ә иң гаҗәпләрдергәне– 4 метр озынлыктагы, 2 метр киңлектәге стена буена эленгән ковер. Аның сурәте дә гадәти тугел: 1980 елда узган Олимпиада уеннарына багышланган.

–Әлеге коверны 1,5 ай эчендә тугыдым. Уртада җиңү яулап атка утырган егет, аны ипи-тоз белән каршы алучы кыз сюжетын, янында утлы факелны да куясы килде. Ә инде кырыйларын чәчәкләр белән тулыландыргач, размеры тагын да зураеп китте. Әле дә хәтерлим, тезләнеп тугый-тугый, аякларым авыртып беткән иде,- дип елмаеп искә ала Анна Ильинична гаилә ядкарен.

Бүгенге көндә дә тик тормый ул. Әлеге шөгыль аның инде  күңел халәтенә әйләнгән. Мондый осталык белән нигә соң, язмышыгызны тегүчелек, яки шушы юнәлеш буенча бәйләмәдгез соң, дигәнемә каршы: “Вакыты да андый түгел иде, мөмкинлеге дә булмады”, дип җаваплады.

Петр Николаевич белән алар икесе дә шушы авылда күпбалалы гаиләдә туып, үсәләр. Яшьли олыракларның кул арасына кереп тормыш тарта башлыйлар.

Ул елларда Городищеда урта мәктәп булмый, аның өчен күрше Зур Аксу авылына йөреп укырга кирәк була. Ә күпбалалы гаиләләргә мондый бәхет бик эләкми. Моннан тыш Петр Николаевич 12 яшендә әтисез дә кала.

Киез итекләр ясау эшенә дә ул әтисенең абыйсыннан өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач та авылларга китеп,  егет шушы кәсеп белән акча эшләп йөри. Үз гомерендә кайларда гына булмый, Татарстан районнарында, Башкортстан, хәтта Псков якларына кадәр барып чыга.

Хезмәт юлына килгәндә исә, алар икесе дә колхозда да эшлиләр. Хуҗабикә фермада, соңгы елларда мәктәптә тә эшли.

 1973 елда гаилә корып, дүрт балага: ике кыз һәм ике ир-малайга гомер бирәләр. Бер кызлары  Зур Аксу урта мәктәбендә укыта, икенчесе Чебоксарда редакциядә эшли, улларының  берсе Ульяновск, ә икенчесе-  Мәскәүдә яши. Маняковларның тугыз оныклары да бар.

Әлеге гаиләнең тагын бер үзенчәлеге турында әйтми итми булмый: аларда игезәк балалар туа. Табигатьнең әлеге гадәти булмаган күренеше Петр Николаевичлар нәселеннән бирелгән-аның үз туганнары арасында игезәк балалар була.

–Иремнең әнисе дә бик әйбәт кеше иде. 93 яшенә кадәр яшәде. Уңганлыгы, сабыр­лыгы белән үрнәк булды. Камыр ризыкларын бергәләп мичтә пешерә идек. Хәзер дә пешеренәм, оныклар кайтса, үзләре дә мичтә пешергән ризык сорыйлар, -ди Анна Ильинична бүгенге көндә бик сирәк өйләрдә генә урын алган мичкә ишарәләп. Мичне сүтмәүләренең тагын бер сере, Петр Николоаевич ясаган киез итекләрне шунда киптерә.

–Бүген  ата-бабаларыбызның әлеге һөнәре онытылып бара. Итек сораучылар да аз. Күпләр, хәзер фабрикада ясалган киез итекләр кия,-ди оста.–Ә мин менә кулым белгән эшне ташлыйсым килми. Гәрчә, итек басу җиңел  булмаса да. Йон итеккә әйләнсен өчен күп көч түгәргә туры илә. Әмма шулай да яратып башкарган шөгыль күңелгә рәхәтлек өсти. Аеруча киез итекләрнең хуҗасы бала-чага булса, итекләргә тагын да күбрәк күңел җылысы салына.

Гаилә башлыгы  элек-электән үз иткән умартачылык һөнәрен дә бүгенгәчә яратып башкара. Тик соңгы елларда умарта кортларының саны азаюына күңеле борчыла. Моңа төрле факторларның сәбәпче булуын атый. Ашлама кертүне дә, умартачылыкның да бетеп баруын да. “Умарта корты бетсә, яшәеш бетә”, дияләр иде бабайлар, ди.

Уртак тормыш юлы сынауларсыз узмый Маняковларның. 2005 елда йорт-җирләре белән, кыш уртасында -3 январьда янып китәләр алар. Әлеге йортны исә төзеп кенә яшәп киткәннәр була, югыйсә. Ул көннәрне әле дә гаилә башлыгы күз яшьләре аша сөйли:

–Яңа елдан соң балалар, якыннар җыелып чәй эчеп утырабыз. Шулай бервакыт   абзардан янгын чыкканы күренде. Без чабышып чыкканда абзар башындагы печәнне ут камап алган иде инде. Янгынны туктатып булмый. Өй тирәли мизгел эчендә әйләнде ул. Сарыклар, дуңгызлар янды, үзем пештем. Йортның бер өлешен саклап кала алдык. Шуңа өстәп аннан янә йорт җиткездек. Күрмәгән калмады.

Ни генә булмасын, күңелләре яткан, юаныч тапкан эшләренә һәрвакытта да вакыт табалар алар. “Кешене эшсезлек бетерә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк”,-диләр Маняковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев