Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында яшәүче Рәйсә әби Нәфиевага 90 яшь тулды
90 яшьлек юбилеен шушы көннәрдә билгеләп үткән Татар Бизнәсе авылыннан Рәйсә әби Нәфиева тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә татыган хатын-кызларның берсе.
Алар язмышына сугыш, ачлык, ялангачлык, авыр кул хезмәте белән эшләү чоры туры килә.
Әтиләре Абдулалим абый өч баласын, хатынын, әнисен калдырып сугышка китә һәм кайтмый. Олы бала буларак Рәйсә апа карамагына кырда эшләү, үзеннән соңгы туганнарына да күз-колак булу бурычлары йөкләнә. Гомере буе шулай башкалар тормышы белән яшәп, ул кияүгә дә чыкмый. Әбисен, әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Шул ук вакытта колхоз эшеннән дә кайтып керми. Колхоз ашханәсе гөрләп эшләгән елларда, ул пешекче була. Лаеклы ялга чыккач та, Рәйсә апа тәмле ашлары белән колхозчыларны сыйлый әле.
Гомере буе кылган изгелекләре бәрабәренә, бүген ул үзе дә кадер-хөрмәттә яши. Бертуганының балалары Гөлфия-Рәфикъ гаиләсендә аның урыны түрдә, яратып “апабыз” дип кенә торалар.
Олы яшьтә булуына карамастан, үзе дә әле тормышка гашыйк булып, күңел көрлеген югалтмыйча көн күрә. Олы юбилее белән котларга килгән кунакларга: район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайловка һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалтдиновка, хәлең ничек, дигәч: “Тимер кебек!”, дип шаяртып җавап кайтарды. Әфәрин, исәнлегегез алда да тимер кебек булсын, Рәйсә әби! Кадер-хөрмәтле булып яшәүгә сез бик лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев