Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Арагызда татарлар юкмы?

22 июнь – дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул җәһәттән минем күңелемдә бер очрашу турында әлегәчә тәэсирләр саклана. Алар хакында укучыларга да җиткерәсем килә.

 Алтмышынчы еллар башы. Мин Совет Армиясе сафларында, ул чактагы Ватаныбызның иң көньяк ноктасы – Кушка шәһәрендә хезмәт итәм. Хәрби подразделениебезнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлаганнар иде. Көннәрдән бер көнне чакырып алдылар да Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов белән очрашуга әзерләнергә куштылар. Ачык һавада кино карый, җыелышлар үткәрә торган мәйданчыгыбыз бар иде. Хәрби округ җитәкчеләре белән Герой Петр Гаврилов шул мәйданчыкка килеп керделәр. Хәзер легендар якташыбыз, Татарстанның Питрәч районында туып- үскән керәшен егете Гавриловны белмәгән кеше юктыр. Ә ул чакта Петр Гаврилов – яңа исем. Аның күкрәгенә Алтын Йолдыз тагылганга да күп вакыт үтмәгән.

Алты ай элек кенә хәрби академия тәмамлап кайткан майор Петр Гаврилов Брест шәһәре янындагы чик буе заставасы командиры була. Кинәт башланган сугышның беренче минутларында ук гарнизон тоташ ут эчендә кала. Яшь командирга көчле һөҗүмгә каршы оборона оештырырга туры килә. Хәзер инде Брест крепостендагы батырлыклар хакында күп язылды. Ә ул чакта без, солдатлар һәм офицерлар, Геройны тын да алмый тыңладык, совет сугышчысының нинди кыюлыклар күрсәтергә сәләтле булуына тагын бер кат ышандык.

Очрашуның калган өлеше минем өчен аеруча кызыклы һәм гомергә истә калырлык булды. Әңгәмә тәмамлангач, Петр Гаврилов сорап куйды: “Арагызда татарлар юкмы?” Мин, частьта бердәнбер татар кешесе, торып басып, тиешенчә рапорт бирдем.

Шуннан соң без Герой Гаврилов белән ул Кушкадан киткәнчегә кадәр аерылмадык. Аның үтенече буенча, безнең икебезне Офицерлар йортында бер бүлмәгә урнаштырдылар. Икебез дә татарча сөйләшүгә сусаган. Ул рәхәтләнеп үзе турында, сугыштан соңгы катлаулы язмышы турында сөйләде.

Петр Гаврилов аңын җуйган хәлдә фашистлар тоткынлыгына эләгә. Әсирлектә булучыларга ул чакта нинди караш булганлыгын хәзер яхшы беләбез бит. Гаврилов та, мең төрле киртәләр кичеп, Краснодар краена барып урнашырга мәҗбүр була. Көтү көтә, йорт-җирсез яши. Бресттагы мәхшәрдә гаиләсе һәлак булуына бер шиге дә булмый аның. Анда исән калучылар булмаган диярлек. Яңа гаилә кора.

Краснодарда аны язучылар, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләр эзләп таба. Петр Гаврилов батырлыгы бөтен илгә мәгълүм була. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, СССР Верховный Советы депутаты булып сайлана. Беренче хатыны исән булып чыга. Инде аякка баса алмаслык каты авыру хатынын ул, икенче гаиләсе белән бергә, хастаханәдән өенә алып кайта. 7 ай тәрбиялиләр алар аны. Әмма хатын терелә алмый.

Ике кич буе миңа шуларны, елап-елап, татарча сөйләп утырды Герой. Батыр язмышы турында гына түгел, Ватанга ничек итеп тугры була белергә, хәрби хезмәтнең нечкәлекләренә ничек төшенергә, намусны ничек сакларга – шулар хакында да күп нәрсә ишетеп калдым мин бөек шәхес авызыннан. Гомерем буена аның сүзләрен, киңәшләрен исемнән чыгармадым. Миңа, гади бер солдатка, легендар Герой, илнең иң югары дәүләт органындагы депутат күрсәткән ышанычны акларга тырыштым.

Мине Мары шәһәрендә командирлар әзерли торган курсларда укытып чыгардылар. Әлегәчә хәрби сер булып саналган операциядә катнашырга туры килде. 1960 елның 7 ноябрендә, хәрби часть байрагы астында, Төркестан округы башкомандующие кулыннан бү-ләк алдым, мәңгелеккә шушы округның Мактау китабына кертелдем.

Армиядән соң бар хезмәт юлымда гадел булырга, алдыма куелган бурычларны берсүзсез үтәргә, балаларыма тормышта дөрес юнәлеш бирергә тырыштым. Боларның барысына да этәргеч бирүдә Герой якташыбыз Петр Гавриловның да зур өлеше булды дип саныйм.

Абдулхарис Алимов, Иске Чүпрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев