Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Әмирҗан абый чыршылары

Аларда ул заманның җәнлекләре һәм кошлары яшәгән, шул исәптән дәү - дәү мамонтлар да булган. Ни кызганыч, еллар, гасырлар үтү белән аларның барысы да диярлек акрынлап юкка чыккан. Урманнар инде тәмам соңгы чиккә җиткән. Хәзерге вакытта районыбыз территориясенең нибары ике процентын гына урманнар алып торуы да бик борчуга сала. Хәзер...

Иң аз урманнар Чүпрәледә булса, иң күбе Норлат районында. Әлеге район территориясенең 25 процентка якынын урманнар били. Димәк, торган җиребезне яшелләндерү өчен безгә бик күп эшлисе бар әле. Әйләнә-тирәбездә күпме генә агач булмасын, күңелне күтәрә торган яшеллек беркайчан да артык булмый.
"Агач утырту - изге гамәл", ди халык. Хезмәт ветераны, районда газ - эксплуатацияләү службасын оештырып, озак еллар шунда җитәкче булып эшләгән Әмирҗан Шәрәфетдинов белән дә шул хакта сөйләшеп киттек. Ул үзе дә яшеллеккә, табигатькә һәм урманнарга гашыйк кеше. Үзе эштән киткәнче дә газ службасы урнашкан җирлеккә бик күп куаклар утыртуны оештырган иде. Бүген инде алар зур булып үскән, талгын гына искән җилдә дә яфракларын җилфердәтеп утыралар.
"Һәр кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, куаклар утыртырга тиеш. Бәлки ул аларның ничек үскәнен дә күрмәстер, әмма кемнәрдер аларга карап сокланачак. Бу безнең бурыч. Мондый игелекле гамәлебезне бәлки гасырлардан соң да искә алырлар",- ди әңгәмәдәшем. Аннан соң ул үзе яши торган йорт тирәсенә утырткан куакларын күрсәтергә чакырды. Алдан шуны әйтим, Әмирҗан абый Шәрәфетдинов әлеге яңа урамга моннан 15 ел элек беренчеләрдән булып нигез салып өй куйган һәм урамның исемен дә үзенең авылдашы, Социалистик хезмәт герое Равил Низаметдинов дип атаган. Күченеп килгән елны ук 70 төп куак утырткан, шуның 20 - се чыршы. Аннан соң да һәр елны изге гамәлен дәвам иткән. Хәзер аның йорты тирәсендә юкә һәм башка төрле сортлардан тыш 300 төптән артык нарат һәм чыршы куагы бар. Аларны ул 18 рәткә 17 шәр төп урнаштырган.

-Бөтенесе дә үсмәс дип еш та утырткан идем, куакларым туфракны үз итте, тәрбияне дә җитәрлек бирдем, яз - җәй айларында кибеп китмәсеннәр өчен суны да күп сиптем, берсе дә әрәм булмады,- ди Әмирҗан абый,- куакларны карап - тәрбияләп, коры булганда су сибеп, чүбен утап торсаң үсәләр алар. Еллар узгач та үзегез утырткан агачка карап, оныкларыгызга мин утырткан агач, әнә ничек шаулап үсә дип горурланып әйтерлек булсын.
Урамны төзекләндерү эшләрен дә үзе башлап оештырган. Шунда яшәүчеләр белән һәр йорттан өчәр мең сум акча җыеп 800 метрлы урам юлына вак таш белән нигез ясаганнар. Асфальт салучыларның да эше җиңеләйгән. "Үзебезнең көнкүрешебезне үзебез кайгырттык, күршеләремә дә рәхмәт, берничә генә йорт актив булмады, калганнары гаиләләре белән көрәк тотып та эшләде",- ди әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев