Алтынга тиң кеше ул!
Мәрхүм булганнарга бу язмам дога булып барып ирешсен инде.
Гыйбрәтле дә, әрнү-сагышлы язмышлы кешеләр күп инде алар. Сугыш чорының ятим балалары, мәсәлән, әтиләре сугыштан кайтмыйча үзләренең гомере буе да әти дип әйтә алмауларыннан зарлана. Әйе, аларның әтиләрен сугыш урлаган. Ә менә минем күршемдә генә яшәүче Фрида Камалованың әтисе сугышка бармыйча, тракторчылар бригадиры булып эшләгәнлектән, бронь белән, кала. Әмма Фридага да, абыйсы һәм энесенә дә авыз тутырып “әти” дип дәшүләр насыйп булмый.
Мәрхүм булганнарга бу язмам дога булып барып ирешсен инде, Фрида апаның әтисе ягыннан әбисе бик зәһәр усал була – киленне үз итми. Улын да үз ягына авыштырып, киленнән һәм аның балаларыннан ничек тә котылу җаен эзли. Бердәнбер көнне, ире сүзенә ышанып, Фридаларның әниләре буш, сәләмә бер йортның ишеген ачып керә. Аерылып чыгалар, янәсе. Ә ир йөкле хатынын, ике баланы шул йортта калдыра да, үзе алар янына кайтмый. Ниләр генә эшләп карамый өч баланы ничек ялгыз үстерермен дип уйлаган Зөһрә апа. Әмма кайнана имрәми – капкададан кертмәгәч, капка башыннан төшкән киленне кыйный, әтисен күрергә килгән кызын кышлыгын урамга чыгарып бастыра. Бу инде ялвару, көтүләрнең соңгы тамчысы була – өч баласына әти дә, әни дә булырга карар кыла Зөһрә апа. Балаларын да эшкә өйрәтә, үзе дә бер көн дә колхоз эшеннән калмый. Пекарняда ипи пешерә торган була. Беркүпмедән олы улы да кул арасына керә башлый. Алай гына да түгел, шул авыр тормышта да белем алу җаен да карый – техникум тәмамлый, әнисенә нык булыша. Соңыннан сәләмә йорт урынына яңасын да җиткезделәр алар, тагын да соңрак заманчарагын да ясап куйдылар. Тырышып-тырмашып тормыш тарткан авыл хатынын авыл халкы да хөрмәт итте, Зөһрә апа үзе дә кеше теленә кермәде, хөрмәтле булып гомер яши белде.
Менә шундый уңган ананың баласы Фрида 20 яшендә авылның гайрәтле гаилә вәкиле Фәһим белән тормыш корып җибәрәләр. Зур, ишле гаилә. Кайнаналы- кайнаталы йорт. Төп нигез. Унбер баланың хәсрәте дә, шатлыгы да шул йортта. Монда сер сандыгың да нык, сыйдырышлы булу кирәк, үз сүзеңне әйтер алдыннан да мең кат уйларга тиешсең. Төрлесе була, әлбәттә. Әмма Фриданың әтисеннән аермалы буларак, Фәһиме нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, тормыш юлдашын хатын, балаларының әнисе урынына куеп, яклый белә. Хәер, кайнанасы Гөлҗамал апа белән дә уртак телне тиз таба килен. Нәселне баетып Фрида белән Фәһимнең өч баласы да туа.
12 яшеннән әнисе янына икмәк пешерешергә йөргән кыз аш-суга да оста, бер эштән дә курыкмый торган булып җитешә. Гомеренең күп өлешен Фрида Камалова элемтә тармагында хезмәт итеп үткәрде. Башлап телефонистка булса, тырыш, эшкә җаваплы итеп каравы аны почта начальнигына кадәр китерде. Кызганыч, сөекле тормыш иптәше генә вакытсыз, каты авырудан соң, вафат булды. Аңарчы әле алар нигезнең өлкәннәреннән хәер-фатиха алып калып, аларны гомерлек йортларына озаттылар. Килгән-кайтканны кунак итеп, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп яшәделәр.
Күршемә инде 80 яшь тулып килә. Туган нигездән кошлар киткәндәй, балалар да чит җирләрдә оя корган. Тик шулай да, әниләре янында алар кунак кына, дип әйтеп булмый. Олы улы Радик отпускалар алып кайтып, йортта кагасыны кагып, ремонтлыйсыны ремонтлап тора. Җыярга-юарга дисәң, Дамирәсе кайтып җитә. Сигез онык, 12 оныкчыкның яраткан әбисе бүген ул. Һәм Фрида апага хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр – Гөлсирә Идрисова да бар әле. Алар аның белән әниле-кызлы кебек, бер сүздән аңлашып яшиләр.
“Шырпы сорап туганыңа бара алмыйсың – чөнки ара ерак, ә күршегә керә аласың”, “Күрше хакы – тәңре хакы” дигән әйтемнәр бар. Аларның һәммәсе күрше белән дус-туган булып яши белү кирәклекне аңлата. Күрше буларак та алтынга тиң кеше ул Фрида Хәбир кызы!
Гөлсирә Хәлиуллова, Иске Чокалы авылы ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев