Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең сәләтле укучысы

Иске Чүпрәле беренче номерлы урта мәктәбендә белем алучы сәләтле укучылар бик күп. Алар район, республика күләмендәге бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен, осталыкларын төрле яктан күрсәтәләр. Шулар арасында 11 Б сыйныф укучысы Виктория Одинцова аерым игътибарга лаек.

Виктория һәрвакыт үз- үзенә таләпчән, "5 "ле билгесенә генә укый. Һәр эшкә җаваплы караганы, һәрвакыт белем алырга омтылучан булуы өчен сыйныфташларының һәм укытучыларның ихтирамын яулады.

Аңа, аеруча, телләрне үзләштерү җиңел бирелә. Әлеге сәләтле укучы рус теле, чуваш теле, татар теле, инглиз теле буенча район һәм республика күләмендә үткәрелгән фәнни-конференцияләрдә чыгыш ясап, олимпиадаларда катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, грамоталарга ия булды.

Виктория Одинцова татар телен бик яхшы үзләштерүе белән нык аерылып тора. 2014-2015 нче уку елында ул татар теле буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада җиңүче булып, диплом, акчалата сертификат, "Татарстан горурлыгы" исемле медаль белән бүләкләнгән иде. 2015-2016 нчы уку елында-призер, диплом һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатына лаек булды.

Мәктәп, район, республика күләмендәге конференцияләрдә Виктория татар телендә еш чыгыш ясый. 2016 нчы елда ул республика күләмендә үткәрелгән Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашып, дипломант булды.

Виктория Одинцова туган җиребезнең күренекле шәхесләренең тормыш юллары, иҗатлары белән кызыксына. Музейларда, китапханәләрдә районыбызда танылган шагыйрьләр белән очрашуларда да актив катнаша. Сәнгатьле уку бәйгеләрендә, юбилей кичәләрендә Г.Тукай, М.Җәлил, З.Нури һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли. Татар телендә төрле темаларга иншалар яза. Татар теленең дәүләт теле буларак кулланылышын үстерү өчен үз өлешен кертә.

Укучыларының уңышларын күрү-укытучы өчен зур сөенеч, хезмәтенең нәтиҗәсен, тәмен тою. Киләчәктә дә Викториянең укуында һәм хезмәтендә зур уңышлар яулавын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле укучы