Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Мин башкача булдыра алмый... идем”: Чүпрәледән Түбән Каракитә авылы егете Айдар Газимов – бүгенге заман герое

Айдар, үткән ел, Украинада махсус хәрби операция барышында, һәлак булды.

Әти-әниле чак

Альбина  белән Айдар Газимовларны, моннан ике дистә еллар элек, Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания белән Дамир Идрисовлар балалар йортыннан үзләренә алып кайталар. Әлеге гаиләдә балаларның ничек бәхетле яшәүләре турында без инде язган идек. Ул чакта Айдарга – җиде, сеңлесенә биш яшь иде.

Гаилә башлыгы Дамир үзе дә күпбалалы гаиләдә үсә. Марс урта мәктәбен тәмамлый, аннан армия хезмәтен уза, калган гомерен дә туган җире белән бәйли. Рушания ханымның туган җире ерак Ростов яклары булса да, әти-әнисенең көндек каннары тамган туфрак – Каракитә авылы.  “Җан тармаса, кан тарта” диләр. Алар да бирегә күченеп кайталар. 1994 елда Рушания белән Дамир уртак тормыш коралар.  Шатлыгын да, авырлыкларны да бергә үтәләр.  Уртак балалары булмау да гаилә нигезен какшатмый. Әти-әниләре, туганнары белән киңәшләшеп алар бер кыз һәм бер ир баланы уллыкка алырга дигән карар кылалар. Ходай игелекле гамәлнең үз юлларын ача: Казандагы балалар йортында  абыйлы-сеңелле Газимовларны тәкъдим итәләр Идрисовларга.

–Балаларны беренче күрүдә үк ошаттык. Безнекеләр, дидек. Әмма тиз генә алып кайту булмады әле. кәгазь эшләре бер айга диярлек сузылды. Әлеге көннәрне Рушания белән түземсезләнеп көттек. Ничек булыр?  Балалар ничек кабул итәр, башта мең төрле уйлар әйләнде.  Ходайга шөкер, барысы да яхшы узды. Балаларны алырга баргач, икесе дә “мама”, “папа” дип килеп сарылдылар. Кайтканда төнгә калдык. Ерак юл бит. Анда-монда районнар, авыллар аша узганда утлар яктысы төшә машинага. “Это наша деревня, там наш дом?” дип, сораша-сораша, йокламыйча кайттылар сабыйлар.  Ул чактагы дүртебезнең шатлыгыбызны аңлатып биреп булмый,-дип хатирәләрен барлады Дамир Идрисов.

Балаларга үткәннәрен дә, гомумән, һәрвакыт, дөресен сөйлиләр, берни яшермиләр. “Урамнан ишеткәнче, үзебездән белсеннәр”, дия идек.  2006 елда уллары Айдар Марс урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга килә, ә Альбина балалар бакчасына йөри башлый.

Балаларның “мама”, “папа” диюләре дә үз ана телләрендә бер сүз дә белмәүләреннән була.

–Гаиләбез тулыланды дигәндә генә, Дамир фаҗигагә юлыгып, аягын сындырды. Катлаулы операция кичерде. Алты айдан артык урын өстендә ятты. Нишләрбез, дип бик кайгырдым. Әтиебез вакытын бушка уздырмады. Айдарны да, Альбинаны да татар теленә өйрәтте. Туган телебездә, татарча иркенләп сөйләргә өйрәнеп мәктәпкә китте Айдар,-ди Рушания. –Иң яраткан фәннәре булып, малайларга хас физкультура һәм хезмәт дәресләре булды. Бервакытта да укытучылары тарафыннан авыр сүз ишеттермәде, битебезне кызартмады, сүзебездән  узмады...

Бу урында балаларның  туган җанлы булуларын да әйтеп үтик. Сеңлесе белән Айдар бер генә минутка да бер-берсеннән аерылмыйлар, китә калган очракларда да һәрвакытта сагынышып бер-берсен көтеп алалар. “Абыем туган гына түгел, дус та, сердәшчем дә иде”, ди Альбина.

Айдарның мал җанлы булуы да гаиләдәге тәрбиядән килә. Гаилә башлыгы Дамир үзе дә яшьли колхоз эшендә була. Гаилә корганнан соң да, беркүпме шунда эшли, аннан ике дистә елга якын авыл халкыннан сөт җыю белән шөгыльләнә, үзләре дә күпләп, 20 башка кадәр мал-туар асрыйлар.  Әлбәттә, әлеге эшне бергәләп, Рушаниясе, балалар белән бергә башкаралар. Үткән ел исә Дамирны авыл клубына җитәкче итеп куялар.

Армия хезмәте

Айдар 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, райондагы тармак технологияләре техникумына механик белгечлеге буенча укырга килә. Бер үк вакытта, машина йөртүчегә дә укый. Техникумны тәмамлаганнан соң, үз теләге белән армия хезмәтенә китә. Ватан алдындагы хезмәте аның Уссурийск шәһәрендә башлана. 4 айдан соң, Айдар контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерә. Бу хакта ул әти-әнисенә, сеңлесенә дә әйтә.

–Без бервакытта да балаларның теләкләренә каршы килмәдек. Кызыбыз да мәктәптә үк табиблыкка укыйм дигән иде, тырышты, башлап колледж тәмамлады Ульян шәһәрендә, хәзер менә институтта укуын дәвам итә. Айдар да контракт буенча хезмәт итәм дигәч, күңелдә әзрәк борчу барлыкка килде, әмма без аның карарын кабул иттек, ризалаштык. Контракт хезмәтендә аңа Суриядә 6 ай булырга туры килде. Хәрби бурычларын үтәгән өчен медаль белән бүләкләнде. Ялга кайтып китте, бөтен туганнарга, авыл халкына бүләкләр алып кайткан иде. “Улым, нигә инде бу Армия хезмәтен сайладың, авылда да эш табылган булыр иде әле”, дидем шул вакытта. “Мин башкача булдыра алмадым – Ватанны сакларга да кеше кирәк бит”, диде. Безнең дә йогынтыбыз булгандыр, хәрбилегенең дә – чын ир-егет булып җитеште Айдарыбыз. Сөйләшүләрендә дә үз-үзенә ышаныч артканлыгы, характерының ныгуы чагылды. Авырлыклар да булгандыр, әмма ул аларны бервакытта да белгертмәде. Аннан соң менә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлангач, Айдарыбыз шунда китте. Ул үткән елның июнь ае иде. Мөмкинлек булганда, элемтәгә чыкты, сөйләшеп, аралашып тордык, -ди Рушания ханым.

...2022 елның 10 сентябрь  иртәсе..  Рушания ханымның телефонына  СМС-хәбәр килеп төшә: “Сез Айдарның әнисеме?...”Әйе“. “Айдар госпитальдә, егылып җәрәхәтләнде, борчылмагыз, барысы да әйбәт”... һәм язулар да, элемтә дә өзелә.

Идрисовлар  әлеге хәбәрдән соң, Уссурийск хәрби частендәге командир белән элемтәгә чыгалар, улларының хәлен белешүләрен сорыйлар.  Рушания ханым госпитальнең номерын интернеттан табып, шунда шалтырата. Аннан ”У нас такого нет”, дип җаваплыйлар.

– Ул вакытта Айдарыбыз дөньяда булмаган инде. Сөйләшүче ха-нымның тереләр арасында андый кешенең булмавын әйтүен соңрак аңладым. Соңгы минутка кадәр саудыр дигән өмет бар иде шул... 19 сентябрьдә Айдарыбызның җәсәде кайтып җитте. 20сендә җирләдек. Бик авыр. Шат йөзләре әле дә күз алдыннан китми, иртә торсак та, кич ятсак та уйламаган минутыбыз юк... Әлеге хәлләр булыр алдыннан Рушания ханым төш күрә. “Айдарның документлары  белән кулымда хат бар имеш. Ачып җибәрсәм, улымнның  хәрби документы. Соңгы битендә “Уволен с рядов Российской Армии в связи со смертью”, диелгән. Куркып уянып киттем...”

Айдар Дамир улы Газимов Россия Президенты Указы белән, вафатыннан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Айдар турында туганнары, якыннарының истәлекләре.

 

Гөлфинур Идрисова, әбисе:

–Балалар белән тормыш матур улым, бик дөрес уйлагансыз дидем, Дамир белән Рушания уллыкка балалар алу теләген белдергәч. Аллага шөкер бик акыллы,  бик әйбәт балалар булдылар. Айдар һәрвакыт юлга кузгалганда: ”Әбием сиңа сәдака бирим әле”, дип кереп чыга иде. Соңгы китүендә дә, әллә кире уйлыйсыңмы дигәч: “Әбием мин башкача булдыра алмыйм, мин барырга тиеш”, диде.

Нәзирә Сагитова, апасы:

–Балаларны беренче тапкыр күргәндә күңел бик дулкынланды. Кызым Рамилә белән бер сыйныфта укыды Айдар. “Бу дәресне ничек эшлибез, монысы ничек була?”, дип һәрвакыт киңәшләшә иделәр. Авылда бит эш күп, бәрәңгесе, печәне дигәндәй. Барысын да бергә эшләдек. Атларны бик ярата иде. Иптәшем мал-туар лагерында атлар белән йөрде җәйлеген. Аның урынына лагерьга төшеп китә иде. Без белми дә кала идек...

Марсель Аббазов, Айдарның командиры:

–Айдар Дамир улы контракт буенча хезмәтен 2019 елның җәендә башлады. Хезмәт иткәндә ул үзен уңай яктан гына күрсәтте. Ул компетентлы, нык әзерлекле, тәртипле һәм эш сөючән хәрби иде. Хәрби хезмәт шартларына җиңел җайлашты. Хезмәттәшләренә хөрмәт белән карады. Инициативалы иде, дөрес карарлар кабул итте, командирлар куйган бурычларны төгәл үтәде. Хезмәттәшләре өчен ул кыю, нык характерлы булып истә калды.  Мәңгелек хәтер аңа!

Рәфикъ Җамалетдинов, авыл башлыгы:

–Марс авыл җирле-геннән махсус хәрби операциядә барлыгы 12 егет катнаша. Кызганыч, Айдарыбыз хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Ул бик әйбәт егет иде, булышты, ярдәм итте.  Идрисовлар авылыбызда хөрмәтле гаиләләрнең берсе.

Гөлия Хәйбуллова, укытучысы:

–Айдар җәмәгать эшләрендә үзен тырыш, тәртипле итеп күрсәтте. Киләчәккә бик зур максатлар белән яшәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев