Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иң кадерле кешем

Дөньяда иң кадерле кеше-әни. Кечкенәдән үк әни безне көчле, сабыр булырга өйрәтә.

Без һәрвакыт аңа таянабыз. Әнинең йөрәге һәрчак баласына карата мәхәббәт белән яна. Иң беренче сүзебез дә бит безнең "әни". Кем төн йокысын йокламыйча безне тирбәткән, күкрәгенә кысып җылыткан, бишек җырын җырлаган? Әлбәттә, әни. Ул безне йөрәк җылысын биреп, күңел нурын сибеп үстергән. Әни безгә арыган чакта, борчылган вакытта, авырлыклар килсә яхшы сүзе белән киңәш биргән, якты, көләч йөзе белән дәвалаган. Арып талгач, өметемне өзгәч әниемне күз алдына китерсәм, яңа көч, дәрт өстәлә миңа.

Аның җылы, назлы куллары безне назлый, җылыта. Шушы ук куллары безнең өчен күпме көч түгә. Шуңа күрә әниләргә һәрвакыт булышырга, һәрвакыт аны тыңларга кирәк.

Минем әнием иң яхшы дустым һәм киңәшчем. Аның исеме Гөлия. Ул һәрвакыт янәшәмдә, һәрвакыт миңа ярдәм итәргә әзер. Әнием мине авыр чакта юата. Ул минем якты кояшым. Әнием белән миңа берни дә:буран да, яңгыр да, кар да куркыныч түгел. Мин әнигә аның җылысы, аның назы өчен бик рәхмәтле.

Әнием, тормыш чәчәгем,

Сау-сәламәт яшә син.

Тормышымның бар яме,

Синдә яшәүнең тәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев