Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хезмәттән тәм табып

Гөлүсә Мөстәкыйм кызы Юсупова 1965 елда Яңа Шәйморза авылында дөньяга килә. Кече яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үскән кыз 8 сыйныфны тәмамлауга ук туган колхозына фермага сыер савучы булып эшкә урнаша.

-Мәктәптә укыган елларымда ук укытучыларның нинди һөнәр сайлаячаксың дигән сорауларына һич икеләнмичә "сыер савучы булачакмын" дип җавап бирә идем,-ди ул. 15 яшеннән, олылар белән беррәттән җиң сызганып эшкә керешкән кыз әкренләп тәҗрибә туплый, хезмәт чыныгуы ала. Күпчелек яшьтәшләреннән аермалы буларак, авыл тормышын да үз итә ул. Язмыш аны үзе кебек үк авылны яратучы Кече Чынлы егете Ирек белән очраштырып, кавыштыра. Биредә дә сынатмый ул. Туган авылында алган тәҗрибәсе дә ярап куя, һәр ел саен диярлек сыер савучылар арасында алдынгы урыннарны яулый. Аның намуслы хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, кыйм-мәтле бүләкләр белән бәяләнә.

Шушы көннәрдә исә Гөлүсә беренче тапкыр Казан шәһәренең "Корстон" комплексында үткәрелгән "Уңыш" бәйрәмендә катнашты.

-Авылда калганыма үкенмим. Хезмәтемне яратып башкарам. Эшкә барасым гына килеп тора. Җитәкчеләребезгә рәхмәттән башка сүзем юк,-ди ул.

Тормыш иптәше Ирек белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Әлеге гаилә кешеләренә игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары кече яшьтән үк сеңдерелгән булган. Башлап Гөлүсә Ирекнең әтисе-кайнатасын үз әтиседәй күреп, аннан соң үз әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан булсалар, хәзерге вакытта әтисе Мөстәкыймне тәрбиялиләр.

Хезмәттән- тәм, тормыштан ямь табып яшиләр Юсуповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр