Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гаиләдә дә үрнәк ул

Әсхать Расыйх улы Җамалетдинов 1970 елда Кече Чынлы авылында туа.

Кече Чынлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, район хәрби комиссариаты тәкъдиме белән, Тәтеш шәһәрендә шоферлар әзерләү курсында белем ала һәм туган авылына әйләнеп кайта. Хәрби бурычын ул Венгриядә үти. Биредә шофер булып хезмәт итә. Армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, туган авылында төпләнеп кала.

Башлап "ЗИЛ" автомобиле белән хезмәт куйса, соңрак, 1994 елда, "КамАЗ" автомобиленә күчәргә тәкъдим итәләр аңа. Шушы еллар эчендә төрле эшләр башкарырга туры килә. Ел әйләнәсе ул юлда. Яз җитүгә- чәчүлек орлык, терлек азыгы әзерләү чорында- яшел масса, печән, уңыш җыю чорында-комбайннар суктырган ашлыкны элеваторга ташу, шикәр чөгендерен Буа шикәр заводына илтү дисеңме, бар эшне дә җиренә җиткереп, тел-теш тидермәслек итеп башкара ул.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 2787 тонна йөк ташырга өлгергән.

Реклама

Хәзерге вакытта Әсхать Буа шикәр заводына шикәр чөгендере чималын ташый. Көненә берничә рейс илтеп тапшырырга өлгерә. Без хуҗалыкка килгәндә дә яңа гына икенче рейс шикәр чөгендере чималын тапшырып кайтуы иде аның.

-Шушы кояшлы, аяз көннәрнең һәр минуты кадерле минем өчен. Менә тизрәк чөгендер төяп кабат рейска китәсе бар. Завод янындагы чират та тоткарлый бит әле. Көчле яңгырлар башланып, аяк асты бик пычранганчыга кадәр ничек тә булса эшне төгәллисе иде,- ди ул эшенең тыгызлыгына ишарәләп.

Хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти ул. Тормыш иптәше Алсу белән алар бер ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары быел 11 сыйныфны тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр

2
X