Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Эш сөйгәнне, ил сөя

Гомерен намуслы хезмәт белән үткәргән шәхесләр тирә-ягыбызда бик күп. Алар тарафына әйтелгән "Хезмәтенә күрә хөрмәте" дигән сүзләрдә дә зур төшенчә ята. Бу язмада исә сүз, шундыйларның берсе Югары Каракитә авылында яшәүче Гөлсем Ильязова турында барачак.

Шушы авылда дөньяга килеп, биредә урта белем алып, үзенең хезмәт юлын да шушында, кибетче буларак, башлап җибәрә ул. Уңган кызны тиз арада авыл Советы депутаты итеп сайлап куялар һәм ул авыл Советы секретаре булып та эшли башлый. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Моның шулай икәнлеген хезмәтенә бәя биреп тапшырылган күп санлы Грамоталар да сөйли.

Гаилә корып җибәргәч, алар тормыш иптәше Сабирулла белән ерак Воркута шәһәренә китәләр. Анда Гөлсем Сәмиулла кызы сатучылар һәм пешекчеләр әзерләүче һөнәр училищесын тәмамлап, хезмәт юлын шахта ашханәсендә аш пешерүче булып дәвам итә. Әмма туган як үзен сагындыра, алар янә авылга кайтып төпләнәләр, монысында инде гомерлеккә. Һәм 1992 елдан ул авылда социаль хезмәткәр булып эшли башлый. Аның тәрбиясендә булган әби-бабайлар үзләренең ярдәмчеләре турында бары тик мактау гына ирештерәләр. Шушы авыл кешесе буларак, ул әби-бабайларның социаль хезмәткәре генә түгел, ә күп очракта киңәшчесе дә, сердәшчесе дә була белә. Үзе тәрбия кылган әби-бабайлар фани дөньядан киткәч тә, Гөлсем Сәмиулла кызы аларны онытмый, һәрвакыт сәдакаларын биреп, рухларын шатландырып тора. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл булганга аны туганнары да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.

Реклама

Әлеге өлкәдә озак еллардан бирле хезмәт куюына, тырышып хезмәт итүенә район халкын социаль яклау бүлеге җитәкчеләре дә тиешле бәя бирәләр. Агымдагы елда июнь аенда билгеләнеп үтелгән социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Гөлсем Ильязова Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Адәм баласына олыгайгач кайчак бер җылы сүз дә җитә. Үзенең ачык йөзен, күңел җылысын кызганмый башкарган хезмәте, исеме дә җисеменә туры килгән әлеге ханымга Ходай Тәгалә тарафыннан да олы әҗере белән кайтыр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр