Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Тартмавың хәерлерәк...

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне Американың онкологиягә каршы җәмгыяте тарафыннан 1977 елда ук барлыкка килгән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан халыктан тәмәке тартуга карата карашлары турында глобаль сораштыру үткәрү нәтиҗәләре буенча, Россиянең тәмәке тартучылар саны буенча беренче урында торуы ачыкланган. "Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 43,9 миллион кеше тәмәке тарта, шуларның 60,2 процентын ир-атлар, ә 21,7 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу безнең ил халкының 40 проценты дигән сүз. Әгәр барлык тартылган тәмәке капларының санын исәпкә алып, уртача статистик санны исәпләсәк, бер россиялегә көненә 17 сигарет туры килә. Тәмәке тарту белән бәйле авырулардан һәр ел саен 350 меңнән алып 500 меңгә кадәр россияле вафат була",-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Аның әйтүенчә, тәмәке төтенен россиялеләрнең 35 процентка якыны эштә, 90,5 процентка якыны төрле барларда, кафеларда, 80 проценты төрле рестораннарда сулауга дучар була. Моннан тыш, тәмәке тартканда төтен белән бергә һавага чыккан зарарлы матдәләр токсик, мутаген һәм канцероген үзлекләргә ия булып торалар.

Хатын-кызлар, балалар һәм яшүсмерләр арасында тәмәке тарту соңгы биш елда өч тапкыр арткан. Тәмәке тартучы хатын-кызларның 40 проценттан артыгы йөклелек чорында да тартуларын ташламыйлар икән. Ә бу исә авыру булып, җитлекмичә туучы балалар санының күпләп артуына китерә. Шулай ук йөклелекнең иртә срокларда өзелүе белән дә тәмамланырга мөмкин.

Моңа Россия базарларына табак продукциясенең күпләп керүенә һәм шуның белән бәйле буларак тәмәке тартучылар санының артуына, табак продукциясенә бәяләрнең һәм салымның аз күләмдә куелуы да, телевизор экраннарыннан күрсәтелгән реклама да, халыкның тәмәке үзе һәм аны тартканда бүленеп чыккан төтеннең нинди зарарлы булуы турында аз мәгълүматлы булуы да нык кына йогынты ясагандыр. Әмма ни генә булмасын, тәмәке тартуны ташларга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бары тик үзеңдә ихтыяр көче табып, баш тартырга гына кирәктер. Аннан соң шуны да һәрвакыт истә тоту мәслихәт: тәмәке тарта башлау яман шеш авыруы барлыкка килүгә беренче адым ясау ул. Белгечләр дәлилләвенчә, тәмәке тарту нәтиҗәсендә ирендә, телдә, йоткылыкта, үңәчтә, ашказанында, ашказаны асты бизендә, бавырда, сулыш юлларында, бөерләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә дә тәмәке кабын ачып, авызыңа тәмәке капканчы ныклап уйлау хәерлерәктер, минемчә. Чөнки тәмәкене сатып алып булса да, сәламәтлекне кире кайтарып та, сатып алып та булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев