Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Николай Бултыковны искә алып

18 март көнне Түбән Чәке авыл җирлегендә Николай Павлович Бултыков истәлегенә дүртенче мәртәбә чаңгы ярышлары үткәрелде.

Николай Павлович Түбән Чәке урта мәктәбендә балаларга тарих, тормыш иминлеге нигезләрен һәм физкультура укытты. РФның мактаулы доноры, төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган спортчы һәрвакыт укучылары янәшәсендә булды. Николай Павлович спортны үстерүгә, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итүдә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

Бу чыннан да спорт бәйрәме иде. Анда төрле яшьтәге спорт сөючеләр катнашты. Ярышта район үзәгеннән һәм авыллардан гына түгел, Шомыршы (Чуваш Республикасы), Цильна (Ульян өлкәсе) районнарыннан да командалар килгән иде. Төрле яшь категориясендәге 300дән артык чаңгычы стартка басты ул көнне. Чарада, шулай ук, район һәм авыл хакимияте вәкилләре, Николай Павловичның гаиләсе, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.

Ярышлар башлангыч сыйныф укучыларының чаңгыда шуулары белән башланып китте. Иң соңгы этапта исә өлкән буын вәкилләре көч сынашты. Биредә шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтүче Б.Албутов өченче урынны яулады.

Әлеге чараны үткәрүгә ярдәм иткән иганәчеләребез-абыйлы-энеле Альберт ("ТАИФ") һәм Айдар ("Корсар") Шиһабетдиновларга, авыл приходы настоятеле Олег Волковка олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Николай Павловичның хатыны Зоя Михайловна, кызы Алена Николаевна, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Н.Хрисанов истәлек бүләкләре, Мактау Грамоталары һәм Дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт