Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Баскетбол ярышларында

Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында районнан алты җыелма урта мәктәп укучылары командалары катнашында баскетбол ярышлары буенча турнир булып үтте.

1 һәм 2 номерлы ИскеЧүпрәле, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза, Шланга Яңа Элмәле урта мәктәпләрдән килгән иң әйбәт спортсменнарның көндәшләрен шобага салып билгеләгәннән соң, ярышлар башланды. Ярыш барышында баш судья вазифасын башкару Яңа Элмәле урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы В.Мискинга тапшырылды. Киеренке ярышлардан соң, җиңүчеләр дә билгеле булды. Уенда үзләрен иң яхшы итеп күрсәткән 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары командасына беренче урын, икенче урын 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә, өченче урын Яңа Элмәле урта мәктәбе командасына бирелде. Җиңүче командага зонаара баскетбол ярышларында район данын якларга туры киләчәк.

Ярышта җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге начальнигы МарсХәлиуллов, бүлекнең баш белгече Илсур Халитов һәм Яңа Эллмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов котладылар, алда торчак уеннарда уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев